Герман Лернер атташега «Россия - Ислам дөньясы: Kazan Summit 2022» XIII халыкара икътисадый саммитындагы эше өчен рәхмәт белдерде

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «Россия-Ислам дөньясы: Kazan Summit 2022» XIII халыкара икътисадый саммитында актив катнашкан волонтер-атташелар белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

«Сезнең ярдәм – KazanSummit 2022 эшенә кертелгән бәһасез өлеш. Хезмәтегез һәм җаваплы карашыгыз өчен рәхмәт. Мондый күләмле чарада катнашуы кызыклы, ә иң мөһиме сезнең өчен файдалы булгандыр дип өметләнәм!» – диде министр урынбасары, волонтерларга мөрәҗәгать итеп.

Исегезгә төшерәбез, «Россия - Ислам дөньясы: Kazan Summit 2022» XIII халыкара икътисадый саммиты Татарстан Республикасы башкаласында 2022 елның 19-21 маенда узды. Бу вакыт эчендә Казанга барлыгы  30 илдән Илчелек вәкилләре килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International