Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы

1923 елның 29 ноябрендәге ТАССР Халык Комиссарлары Советы карары белән ТАССР Халык Комиссарлары Советының Экосо каршында эчке сәүдә комиссиясе (Таткомторг) оештырыла.

1924 елның 9 маенда ТАССР Эчке сәүдә Халык комиссариаты итеп үзгәртелә.

1938 елда ТАССР сәүдә Халык комиссариаты итеп үзгәртелә.

ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 елның 16 мартындагы Указы нигезендә ТАССР сәүдә министрлыгына үзгәртелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1997 елның 20 февралендәге 151 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Сәүдә һәм кулланучылар хезмәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы сәүдә министрлыгының һәм Татарстан Республикасы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Министрлыгының хокук варисы булды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1999 елның 15 мартындагы 143 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек министрлыгы итеп үзгәртелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2001 елның 11 июлендәге 446 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасының сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгы итеп үзгәртелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 23 июлендәге 324 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы итеп үзгәртелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International