Татарстан делегациясе Сөрхандәрья өлкәсе белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышачак

2024 елның 19 апреле, җомга

19 апрельдә Татарстан делегациясе Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә эш визиты белән Сөрхандәрья өлкәсенә (Үзбәкстан Республикасы) килде.

Визит барышында делегация Үзбәкстанның Сөрхандәрья өлкәсе хәкимы Олугбәк Касыймов һәм «Термез Карго үзәге» логистик үзәге вәкилләре белән очрашты, «Айрит» ирекле сәүдә зонасы эшчәнлеге белән танышты. Моннан тыш, ике яклы визитлар барышында ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру һәм алга таба хезмәттәшлек перспективалары буенча сөйләшүләр үткәрү планлаштырыла.

Өстәвенә, Татарстан делегациясе Үзбәкстан Республикасына Ташкентта «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен килде. Татарстан – күргәзмәнең рәсми партнеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International