Татарстанда лифт җитештерү заводы ачылды

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

«Зеленодольск» сәнәгать паркы мәйданчыгында «Татлифт» ҖЧҖ лифт җиһазлары җитештерү заводын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм башкалар катнашты.

Кунаклар җитештерелә торган продукция линиясе һәм лифт җиһазлары үрнәкләре белән таныштылар.

«Бүген бездә бик күңелле вакыйга, – диде Татарстан Рәисе. – Без Татарстан лифтлары җитештерүне башлап җибәрәбез. 2020 елда без бу проектны карадык, һәм бүген ул монда инде тәкъдим ителде. Продукция җитештерү буенча зур планнар бар, бу – тизлекле лифтлар да, башка модельләр дә. Барысының да килеп чыгачагына шик юк. Хәерле юл!»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International