Министрлык функцияләре һәм реквизитлары

 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы – Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органы. Ул республиканың сәнәгать һәм куллану базары тармакларында дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, төбәкара һәм халыкара икътисади элемтәләр тармагы белән идарә итү, республикага чит ил инвестицияләрен җәлеп итү белән шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 23 июлендәге 324 номерлы Карары белән расланган Нигезләмәдә сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына түбәндәге вазыйфалар билгеләнә:

1. Республикада сәнәгать тармагы белән идарә итү;

2. Татарстан Республикасының тышкы икътисадый эшчәнлеге һәм чит илләрдәге милләттәшләр белән хезмәттәшлек итү:

- Татарстан Республикасы вәкиллекләре һәм сәүдә йортлары эшчәнлеген координацияләү;

- якын һәм ерак чит илләр белән иктисадый, мәгълүмати, мәдәни багланышлар булдыру;

- Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының чит ил субъектлары дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлегенә идарә итү;

3. куллану базарын аерым товарлар, хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итүне җайга салу:

- эчке сәүдә, куллану базары, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү һәм җәмәгать туклануы тармакларын үстерү буенча дәүләт программалары эшләү һәм аларны гамәлгә ашыруны тәэмин итү;

- тармакны үстерү мәсьәләләре буенча дәүләт хакимияте органнары, куллану базары, көнкүреш хезмәте һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре эшчәнлеген координацияләү;

- куллану базары, көнкүреш хезмәте һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүчеләр  мәнфәгатьләрен  яклау буенча законнарда каралган чараларны тормышка ашыру.

4. Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте башкарма органнары белән социаль-икътисадый эшчәнлек  мәсьәләләре  буенча билгеләнгән тәртиптә хезмәттәшлеген тәэмин итү.

Татарстан Республикасы Премьер-министр  урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры

–     Коробченко Олег Владимирович

Юридик адрес: 420111, Татарстан Республикасы, Казань шәһәре, Островский урамы, 4 йорт.

Телефон: (843)210-05-01, факс: (843)567-36-14, E-mail: mpt@tatar.ru

Соңгы яңарту: 2022 елның 24 июне, 13:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International