Герман Лернер: «Без Согуд Гарәбстаны Корольлеге белән элемтәләрне үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирдек һәм үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шатбыз»

2022 елның 20 мае, җомга

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Россия Федерациясендә Согуд Гарәбстаны Корольлегенең сәүдә атташесы, мөхтәрәм Осам бин Абдул Рахман Әл-Харби белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

«Согуд Гарәбстаны Корольлеге белән хезмәттәшлек безнең республиканың тышкы икътисадый эшчәнлегендә мөһим юнәлеш булып тора. Без һәрвакыт Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре кысаларында Согуд Гарәбстаны Корольлеге белән элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирдек һәм үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шатбыз», – диде министр урынбасары үзенең чыгышында.

Герман Лернер билгеләп үткәнчә, Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Татарстан Республикасы арасында икътисадый элемтәләрне үстерүгә рәсми һәм эшлекле делегацияләрнең үзара визитлары ярдәм итә.

Әйтик, узган елның ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Корольлегендә булды, анда «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең алтынчы утырышы узды.

Очрашу азагында яклар сәүдә-икътисад эшчәнлеген арттыру юнәлешендә алга таба хезмәттәшлек итүгә әзер булуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International