ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

17 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Эфиопия Федератив Демократик Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Ярослав Тарасюк белән онлайн-очрашу узды. Чарада Татарстанның 30дан артык компаниясе катнашты.


16
апрель, 2024 ел
сишәмбе

16-17 апрельдә Татарстан делегациясе Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә Әзербайҗан Республикасында сәфәрдә. Делегация составына республика министрлыклары, ведомстволары һәм предприятиеләре вәкилләре керде.


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

15 апрельдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Казансельмаш» ҖЧҖнең 8 нче ОТК цехының җитештерү-склад бинасын ачуда катнашты.

Предприятие авыл хуҗалыгы өчен машиналар һәм җиһазлар җитештерә. Шулай ук Россия территориясендә чыгарылмаган комплектлау материаллары җитештерүне үзләштерү буенча актив эш алып бара. Үзйөрешле һәм тагылмалы сиптергечләрне җыю өчен кирәкле берничә продукт эшләнгән һәм производствога кертелгән: тормоз суппорты, кул тормозы суппорты, үзәктән кудыручы су насосы һ.б.

Олег Коробченко пыяла-пластик әйберләр җитештерү өчен мастер-модельләр ясау буенча биш күчәрле ЧПУ станогы эше белән танышты. Моннан тыш, аңа импортны алмаштыру программасы буенча эшләнгән комплектлаучы детальләрне дә күрсәттеләр.

17 апрельдә 10:00 сәгатьтә Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Эфиопия Федератив Демократик Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Тарасюк Ярослав Викторович белән онлайн-очрашу үткәрәчәк.

Кызыксынган затларны видеоконференция форматында чарада катнашырга чакырабыз.

Катнашучылар турында мәгълүмат һәм фикер алышу өчен сораулар әлеге почта адресына кабул ителә: Renata.S@tatar.ru, телефон: +7 (843) 567-36-83


12
апрель, 2024 ел
җомга

12 апрельдә РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Мурат Керефов «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре һәм аны озайту перспективалары турында фикер алышу өчен хезмәт җитештерүчәнлеге буенча алдан төзелгән рейтингы лидерлары субъектлары вәкилләре белән бизнес-иртәнге аш үткәрде.


4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ул Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрен финанслау системасын киңәйтүгә, шулай ук төбәк территориясендә эшләп килүче технопарклар һәм махсус икътисадый зоналар белән хезмәттәшлекне оештыруга юнәлдерелгән.

Tatenergyexpo-2024 күргәзмәсендә Татарстанның «Энергоразвитие» дәүләт корпорациясе электробуслар һәм электромобильләр өчен 600 киловаттлык яңа ультра тиз заряд станциясен тәкъдим итте.

Татарстан Республикасыннан 500 идарәче «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасы ярдәмендә федераль бюджет хисабына өстәмә белем алырга өлгергән. Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумында түгәрәк өстәлдә Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Бөтенроссия тышкы сәүдә академиясенең (ВАВТ) җитештерүчәнлекне арттыру үзәге директоры урынбасары Инна Толмачева Татарстан предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру коралларының ничек кулланылуы турында сөйләде. Түгәрәк өстәл модераторы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов булды.


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Казан Экспода 3-5 апрельдә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы уза. Анда Россиянең 17 төбәгеннән, федераль әһәмияттәге 3 шәһәрдән һәм чит илләрдән – җиһазлар җитештерүче һәм тәэмин итүче эре компанияләр, энергетика корпорацияләре һәм холдинглары, энергия системасы предприятиеләре, заманча инжиниринг компанияләре, депутатлар корпусы, федераль башкарма хакимият органнары, төбәк министрлыклары, Россия, Кытай, Казахстан, Белоруссия, Бразилиядән фәнни-мәгариф өлкәсе вәкилләре катнаша.

3 апрельдә видео-конференц-элемтә режимында энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  катнашында заманча 2 автомобиль газ-тутыру компрессор станциясе һәм 2 криоген автозаправка станциясе ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International