Татарстан делегациясе Әзербайҗан компанияләре белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышачак

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

16-17 апрельдә Татарстан делегациясе Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә Әзербайҗан Республикасында сәфәрдә. Делегация составына республика министрлыклары, ведомстволары һәм предприятиеләре вәкилләре керде.

Эш визиты кысаларында түбәндәгеләр белән дә очрашулар булды:

  • Әзербайҗанның энергетика министры урынбасары Камал Фәрхәт углы Аббасов;
  • Әзербайҗан Республикасының Экспорт һәм инвестицияләрне хуплау агентлыгы – AZPROMO башкарма директоры Йосыф әфәнде Икрам углы Абдуллаев;
  • РФнең Әзербайҗандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Евдакимов;
  • Әзербайҗанның Икътисадый зоналарны үстерү агентлыгы идарәсе рәисе Сеймур әфәнде Эльмир углы Адыгёзалов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International