ТР Инвестиция советы сәнәгатьтә яңа проектларны хуплады

2024 елның 26 марты, сишәмбе

26 мартта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  җитәкчелегендә республиканың Инвестиция советы утырышы узды. Чарада  Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

Барлыгы 8 проект каралды, шул исәптән сәнәгать буенча:

– «Аммоний» АҖдән аммиак һәм карбамид җитештерү буенча комплекс төзү проекты. Менделеевск районында аммиак җитештерү комплексы булдыру күздә тотыла. Шәхси инвестицияләр күләме 160 млрд.сум тәшкил итә.

– Асфальт-бетон заводы төзү өчен җитештерү базасын оештыру проекты. Җитештерү урыны Тукай районында урнашачак. 35 яңа эш урыны булдырылачак. Инвестицияләрнең фаразланган суммасы – 100 млн.сум.

– «Антиграфити» вандалларга каршы саклагыч тышлык җитештерү предприятиесен булдыру проекты. Инвестицияләр 116 млн.сум тәшкил итәчәк. Саклау япмасы биналар, стеналар, агачлар һ.б. фасадлары өчен кулланылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International