«Наше время – Безнең заман» XII эшләүче яшьләр фестивале старт ала!

2024 елның 15 марты, җомга

Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко рәислегендәге оештыру комитеты 14 мартта XI фестивальгә йомгак ясады һәм эшләүче яшьләрнең киләсе иҗади конкурсын оештыру турында фикер алышты.

«11 ел эчендә фестиваль хәрәкәте республиканың иң актив, иҗади сәләтле 11 меңнән артык яшь предприятие һәм оешма хезмәткәрләрен берләштерде. Хезмәткә лаеклы яшьләр буыны үскән! – дип билгеләп үтте министр. – Узган ел фестивальнең грандиоз бәйрәме – Гала-концерт яңалыклар билгесе астында узды, атап әйткәндә: беренче тапкыр «Зирәклек һәм остазлык» номинациясендә муниципаль район башлыкларына һәм фестиваль хәрәкәтендә эшләүче яшьләрнең катнашуын хуплаучы оешма җитәкчеләренә кубоклар тапшырылды; шулай ук беренче тапкыр «Безнең заман байлыгы» кубогы («Аммоний» АҖ) тапшырылды; «Безнең заман герое» кубогы ияләренә акчалата премия һәм Гран-при күләме артты».

Яңа проектта катнашу өчен республика учреждениеләре, предприятиеләре, оешмаларының 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге вәкилләре чакырыла. Хезмәткәрләр ялгыз һәм команда зачетында номинацияләрдә чыгыш ясый ала:

- «Музыкаль юнәлеш»

- «Бию юнәлеше»

- «Дан минуты»

Җиңүгә дәгъва итүчеләрнең һәрберсе 9 айдан да ким булмаган хезмәт стажы белән җитештерү өлкәсен, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсен оештыруда штатлы хезмәткәр булырга тиеш.

Гаризалар кабул итү – 2024 елның 20 сентябренә кадәр фестиваль сайтында бара.

Фестивальнең зона этаплары октябрьдә Чаллы, Әлмәт һәм Казанда узачак. Аларның лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең суперфиналында катнашачак. Финал 7-8 ноябрьдә Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетының Концерт залында узачак.  10 ноябрьдә «Пирамида» КРК Гала-концерт булачак.

2023 елда XI фестивальнең гран-приен «СИБУР. «Нижнекамскнефтехим» командасы алды, аңа Татарстан Республикасы Рәисенең Күчмә Кубогы һәм 1 млн.сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International