ТР Сәнәгать министрлыгы, К(И)ФУ һәм «КАМАЗ» ГАҖ партнерлык турындагы килешүне имзаладылар

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Машина төзүче көнендә Чаллыда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, К(И)ФУ һәм «КАМАЗ» ГАҖ арасында өч яклы килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Ленар Сафин һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин имза салды.

Килешү якларның инженерлык әзерлегенең яңа төрен булдыруда партнерлыкка, дөньякүләм актуальлеккә һәм Россия технологик үсешенең өстенлекле өлкәләрендә әһәмияткә ия булган бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән алдынгы эшләнмәләрне һәм тикшеренүләрне тормышка ашыруга кагыла.

Машина төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм концертында Татарстан Республикасы Президенты, мактаулы кунак – Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры Олег Коробченко республиканың машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

 «Агымдагы елда илебез сәнәгате тышкы сәүдәдә чикләүләр, логистика чылбырларын бозу, көнбатыш технологияләреннән һәм кредит ресурсларыннан файдалана алу мөмкинлеген ябу кебек проблемалар белән очрашты. Әмма команда эше нәтиҗәсендә, хәтта санкцияләр басымы шартларында да, безнең машина төзүчеләр куелган бурычларны лаеклы хәл итәләр; яңа эшләнмәләр кертәләр; югары технологияле продукцияне үзләштерәләр. Нәтиҗәдә, 8 ай нәтиҗәләре буенча, машина төзелешендә сәнәгать производствосы индексы 103% тәшкил итте, төяп җибәрелгән продукция күләме 500 млрд.сумнан артып китте», – диде бәйрәм уңаеннан узган тантаналы чарада Татарстан Президенты.

Ул шулай ук республикада 3,5 меңгә якын машина төзелеше предприятиесе эшләвен, аларда 138 мең кеше хезмәт куя, дип тә өстәде.

«Махсус хәрби операция безнең предприятиеләр алдына яңа таләпләр куя. Россия Президенты В.В.Путин тарафыннан оборона-сәнәгать комплексы алдына кыска вакыт эчендә заманча корал һәм техникасы булган гаскәрләр китертү дәрәҗәсен арттыру бурычы куелды. Бүген оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре бу мөһим бурычка җәлеп ителгән һәм дәүләтебезнең иминлеген тәэмин итүгә үз өлешен кертә. Шул ук вакытта бездә резервлар кала. Булган куәтләрне тулысынча йөкләргә, тиешле сыйфатлы продукция күләмен арттырырга кирәк. Барлык хакимият органнары һәм оешмалар оборона заказын үтәүдә катнашкан предприятиеләргә максималь рәвештә ярдәм күрсәтергә тиеш», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, технологик суверенитетны тәэмин итү кысаларында импортны алмаштыру эшен көчәйтү мөһим. Бу мәсьәләдә лидер булып КАМАЗ тора, шундый ук бурычлар Казан вертолет заводы, Казан авиатөзелеш заводы, Горький исемендәге завод, Вакууммаш һәм башка бизнес алдында да тора.

Тантаналы чарада иң борынгы хезмәт династияләре, ветераннар аталды һәм машина төзелеше тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International