Олег Коробченко Иранга Татарстан делегациясен җитәкләячәк

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Иранга визиты планлаштырыла. Ул киләсе атнада булачак һәм сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне ныгытуга багышланачак. Делегация шул исәптән Гилян провинциясенә киләчәк, 16 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм провинция губернаторы Гилян Асадолла Аббаси онлайн-очрашу барышында аның белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында  фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Иран белән хезмәттәшлекне югары бәяли. Россия белән Иран арасында төбәкара элемтәләрне үстерүгә ике илнең дә лидерлары ярдәм итә.

«Без Гилян провинциясе белән элемтәләрне үстерү мөмкинлегенә шат. Сезнең тәбәк Каспий диңгезе ярында урнашкан һәм Иранда геоикътисадый яктан отышлы урында тора. Ике якка да файдалы эш юнәлешләрен билгеләргә кирәк, беренче чиратта, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә», - диде ТР Президенты.

Иң перспектив юнәлешләрнең берсе – транспорт маршрутларын үстерү. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридорының тулы көченә эшләве мәсьәләсе яңадан актуальләште. Аның кысаларында Татарстан логистик үзәкләрен Кама һәм Идел елгалары буйлап һәм аннан Каспий диңгезе буенча Иран портлары юнәлешендә уза торган чылбырларга урнаштыру мәсьәләләре карала. «Бу киләчәктә Иранга, шулай ук башка илләргә йөкләр ташу буенча яхшы мөмкинлек тудырачак», – дип саный ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Гилян провинциясе Губернаторына АСК өлкәсендә хезмәттәшлекне активрак үстерергә, төрле төрдәге продукцияләр белән үзара тәэмин итүне җайга салырга, сәүдә-сәнәгать палаталары һәм сәнәгать зоналары арасында хезмәттәшлекне ныгытырга тәкъдим итте.

Бу мәсьәләләр турында киләсе атнада ук җентекләбрәк фикер алышып булачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Иранга эш сәфәре планлаштырыла. Шул исәптән делегация Гилянга да барачак.

Гилян провинциясе Губернаторы шулай ук төбәкләр арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен кайбер юнәлешләрне билгеләде. Мәсәлән, Гилянда Каспий диңгезе белән янәшә ирекле икътисадый зона эшли. Әсәдулла Аббаси Татарстан компанияләрен әлеге мәйданчыкта үз проектларын үстерергә чакырды. Гилян провинциясе эшкуарлары, үз чиратында, Татарстан территориясендә балыкчылык хуҗалыкларын ачу белән кызыксыналар. Моннан тыш, Губернатор Казанда Татарстан Республикасы һәм Гилян провинциясе җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсен оештырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International