Альберт Кәримов Түбән Кама химия-технология институты студентлары белән очрашты

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Казан милли тикшеренү университеты филиалы булган Түбән Кама химия-технология институты студентлары белән очрашты.

Чара барышында Альберт Кәримов «Төбәк икътисады үсешенең төп драйверы буларак Татарстан сәнәгате» темасына багышланган доклад белән чыгыш ясады, Татарстан Республикасы сәнәгать тармакларының төп казанышларын тасвирлады, сәнәгать секторында республика үсешенең төп казанышлары һәм трендлары турында сөйләде.

Очрашуда студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга җаваплар ала алды. Диалог кысаларында Альберт Кәримов яшь буыннан кире элемтә алды, яшь хезмәткәрләрне һәм студентларны борчыган мәсьәләләр белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International