Альберт Кәримов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казан бүлегенең яңа җитәкчесе белән очрашты

2021 елның 11 июне, җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Беларусь Республикасының Россиядәге Илчелегенең Казан шәһәрендәге бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Виктор Щетько моңарчы «УКХ «БКМ»  ААҖ (Минск) генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары вазифасын башкарган. 

Виктор Щетько бу вазифада 2017 елдан бирле Казан бүлеген җитәкләгән Олег Исаевны алыштырачак. Рөстәм Миңнеханов Олег Исаевка Россия-Белоруссия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Беларусь арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

ТР Президенты Виктор Щетьконы яңа җаваплы вазыйфага билгеләнүе белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Беларусь партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерү буенча инициативаларга һәрвакыт ярдәм итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Республикасыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International