Ил төбәкләрендә WorldSkills Russia-2021 илкүләм финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары узачак

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре 2021 елның 1 апреленнән 28 маена кадәр уза торган IX «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатының сайлап алу ярышлары мәйданчыкларын карауны дәвам иттерә.

Ярымфиналлар Россия Федерациясенең 31 төбәгендә 135 «Ворлдскиллс» компетенциясе  һәм 81 «Ворлдскиллс юниорлар» компетенция буенча узачак, аларда 80 артык төбәк катнашачак. Татарстан Республикасы «Ворлдскиллс» ярышларында 117 компетенциядә һәм «Ворлдскиллс юниорлар» ярышларында 72 компетенциясендә катнаша.

Узган атнада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Илкүләм чемпионатының «Йөк техникасына хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча ярымфиналы кысаларында «Ульяновск авиация көллияте – Төбәкара компетенцияләр үзәге» ДАҺББУ сайлап алу ярышларында булды.

Шулай ук Министрлык вәкиле «Лазер технологияләре» компетенциясе буенча барган сайлап алу ярышларын карау һәм конкурсантларга ярдәм итү максатында П.М. Вострухин исемендәге 54 нче элемтә көллиятендә дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International