Татарстан Республикасында газ тутыра торган тагын 4 компрессор станциясе ачылды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

2020 елның 21 декабрендә Зәй районында Актаныш, Зәй, Минзәлә һәм Нурлат районнары автомобильчеләре файдалана алачак дүрт заманча газ өстәмә компрессор станциясен ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Зәй, Минзәлә, Актаныш һәм Нурлат районнары башлыклары катнашты.

«Барыгызны да яңа ел алдыннан республикада газ белән тәэмин итә торган яңа тагын 4 станция ачылуы белән котлыйсым килә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Икътисадта пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, газ һәм газ-мотор ягулыгын куллану дәрәҗәсе арта бара. «Газпром» компаниясенә һәм аның «Газпром газ-мотор ягулыгы» бүлекчәсенә әлеге проектларны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Шулай ук ул газ-мотор ягулыгын куллану – бу әле икътисадый яктан максатчан да, дип ассызыклады. Шулай итеп, бүген республика территориясендә автомобильләрне газ белән тәэмин итә торган 28 компрессор станциясе (АГНКС) һәм Менделеевск районында газ белән тәэмин итү буенча 1 күчмә җайланма урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International