ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан белән Венгрия арасында ике яклы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы белән Венгрия арасында хезмәттәшлек буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды. Татарстан Республикасы ягыннан эшче төркемне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары, Татарстан Республикасы ягыннан рәистәш Герман Лернер, ә Венгрия ягыннан – Венгриянең Казандагы Генераль консулы, Венгрия ягыннан рәистәш Адам Штифтер җитәкли.

Конференция барышында үзара файдалы хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре, аерым алганда, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендәге мәсьәләләр каралды һәм ике илнең дә сәүдә-сәнәгать палаталары арасындагы хезмәттәшлекнең мөһим булуы ассызыкланды.

– Венгрия Татарстан өчен өстенлекле партнер булып тора. Татарстан Республикасы мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә ике якның да үзара хезмәттәшлеген ныгыту белән кызыксына, шул исәптән программа продуктларын эшләү, мәгълүмат-коммуникация чишелешләре һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә дә, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер.

Венгриягә «Татнефть» ГАҖ ресурсларыннан, Венгриянең иң эре нефть-газ компаниясе – МOL GROUP өчен нефть һәм газ продуктлары китерелә, әлеге нефть компаниясе белән «Татнефть» ГАҖ озак чорлы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. «Татнефть» ГАҖ компаниясе Россия Федерациясе территориясендә һәм аннан читтә геологик разведка проектларында уртак катнашу мөмкинлекләрен өйрәнү, нефть чыгару, әйләнә-тирә мохитне саклау технологияләрен куллану өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели.

2020 елның гыйнварында әлеге компанияләр хезмәттәшлек турында беркетмә имзалаган.

Шулай ук Венгриягә «Казаноргсинтез» ГАҖ, «ТАТСПИРТПРОМ» АҖ, «Ай-Пласт» ҖЧҖ предприятиеләре дә үз продукциясен китерә.

Татарстан белән Венгрия арасында сәүдә-икътисад, инвестиция һәм фәнни-техник хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Герман Лернер сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф, туризм, авыл хуҗалыгы, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә кооперация элемтәләренең алга таба үсешен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International