Химиклар көне белән котлау

2020 елның 31 мае, якшәмбе

Хөрмәтле химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләре!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән Татарстан Республикасы химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – Химиклар көне белән котлыйм!

Сезнең хезмәт нәтиҗәсендә Татарстанның химия тармагы предприятиеләре бөтен илне 100% дәрәҗәсендә – поликарбонат, 22% дәрәҗәсендә – автомашина, 44% дәрәҗәсендә – синтетик каучук, 13% дәрәҗәсендә синтетик юу чаралары белән тәэмин итә. Татарстанда җитештерелә торган база полимерларының өчтән бере республиканың полимер эшкәртүчеләре тарафыннан эшкәртелә. 2019 елда республиканың химия һәм нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре 429 млрд. сумнан артык продукция җитештергән.

Республика җитәкчелеге нефть химиясе тармагы өчен гамәлдәге производстволарны модернизацияләү, инновацияле проектларны гамәлгә ашыру буенча амбициоз бурычлар билгели. 

Бүген республиканың нефть химиясе комплексы, аның җитештерү һәм кадрлар потенциалы – Татарстан горурлыгы. Сүз дә юк, Татарстанның төп байлыгы – ул, барыннан да элек, кешеләр, хезмәткәрләр, белгечләр, һәм тармак ветераннары. Хезмәт коллективларының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының нефть химиясе комплексы үсә.

Бу истәлекле көндә Сезгә хезмәт уңышлары, яңа ачышлар, үз көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә ныклы ышаныч телим! Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
 Премьер-министры урынбасары –
 Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры                     А.Ә. Кәримов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International