Татарстан – "Россия энергетика атнасы" форумында

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бүген "Манеж" үзәк күргәзмәләр залында (Мәскәү шәһәре) энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергетика үсеше буенча "Россия энергетика атнасы" халыкара форумы ачылды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән форумга Татарстан Республикасы делегациясе дә килде.

Делегация составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, профильле сәнәгать компанияләре – "КАМАЗ", "Татэнерго", "Сетевая компания", "ТАИФ", "Казаньоргсинтез", "Нижнекамскнефтехим", "ТГК-16", "Татнефть" һәм "ИНВЭНТ" ДК, шулай ук Казан дәүләт энергетика университеты вәкилләре.

Көннең беренче яртысында ук форум мәйданчыкларында республиканың сәнәгать гигантлары катнашында мөһим килешүләр имзаланды.

"Казаньоргсинтез" ГАҖ һәм "Сименс" ҖЧҖ ("SIEMENS AG") арасында 250 МВт (ПГУ-250) егәрлекле пар-газ җайланмасын төзү өчен генераль подряд килешүе имзаланды.

"ТАИФ" ДК һәм "Сименс" ҖЧҖ предприятиеләре "Казаньоргсинтез" ГАҖ һәм "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ өчен газ турбинасы җайланмаларына озак сроклы сервис хезмәте күрсәтүгә ике килешүне имзалады. Форум мәйданчыгында "ТАИФ" ДК һәм "Сименс" концерны арасында имзаланган килешүләрнең гомуми суммасы 290 млн.евро тәшкил итә.

"Россия энергетика атнасы" 2019 елның 5 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Форум программасы эшлекле чараларга бай: нефть-газ тармагы, электр энергетикасы һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча россиякүләм киңәшмәләр, пленар утырышлар, сессияләр булачак.

Татарстан делегациясендә катнашучылар РЭН-2019 эшлекле программасында актив катнаша. "Инфраструктураның алга таба үсеше – газ-мотор ягулыгы базарын үстерү стратегиясе" тармак киңәшмәсендә "КАМАЗ" гендиректоры Сергей Когогин чыгыш ясаячак.

Иртәгә, 3 нче октябрьдә, "Татэнерго" вәкиленең җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның баш инженерлары, шулай ук "Татнефть" компаниясе вәкилләренең "Импортны алыштыру һәм технологик үсеш максатлары өчен ягулык-энергетика комплексы һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең хезмәттәшлек перспективалары" һәм "Нефть-газ тармагының цифрлы трансформациясе: дәүләт һәм бизнес өчен яңа мөмкинлекләр" дигән панель дискуссияләрендә чыгыш ясавы планлаштырыла.

4 нче октябрьдә "Модернизацияләү һәм цифрлы трансформация контекстында гидроэнергетика объектларының энергия нәтиҗәлелеге һәм энергия куркынычсызлыгы" панель дискуссиясендә "Татэнерго" генераль директоры Рәүзил Хаҗиев чыгыш ясаячак. Шулай ук "Татнефть" генераль директоры Наил Мәгановның импортны алыштыру һәм технологик үсеш максатларында ягулык-энергетика комплексы һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең хезмәттәшлек перспективаларына багышланган чарада чыгыш ясавы планлаштырыла.

Моннан тыш, форумның беренче көнендә массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләре матбугат хезмәтләре һәм "МедиаТЭК" төбәк администрацияләренең V Бөтенроссия конкурсы призерларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында – "Татнефть" ГАҖ, ул "Ягулык-энергетика комплексы төбәк компаниясенең иң яхшы матбугат хезмәте" номинациясендә 1 нче урын алды.

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ һәм "Казаньоргсинтез" ГАҖ матбугат хезмәтләре материаллары буенча, фото rusenergyweek.com сайтыннан алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International