Казанда кою производствосы вәкилләре җыелды

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә XIV Халыкара тимер коючылар съездының рәсми ачылышы узды.

Россиянең тимер кою производствосы өчен мөһим булган чара тармакның үз илебез һәм чит ил белгечләрен, шул исәптән БРИКС илләренең, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Монголия, Беларусь, Германия, Италия, АКШ, Англия, Төркия, Чехия һәм башка илләрдән килгән вәкилләрне берләштергән.

Күргәзмә павильоннарында "Литье-2019" халыкара күргәзмәсендә катнашучылар урнашкан. Стендларда Татарстан һәм Россия җитештерүчеләре – А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, "КАМАЗ" кою заводы, "Казанкомпрессормаш", "Сиблитмаш" һәм башкалар, шулай ук чит ил компанияләре. Барлыгы 39 предприятие катнаша.

Күргәзмә эшендә шулай ук Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе дә катнашты, ул үз җитештерү куәтләрендә башкарылган чуен кою һәм металл эшкәртү продукциясен тәкъдим итте.

Съездның эшлекле программасының беренче көне кою производствосының актуаль мәсьәләләре буенча пленар утырыш белән билгеләп үтелде.

Күргәзмә 12 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Икенче көн кою эретмәләре, металл кою формалары һәм саплары ясау, металл коюның махсус төрләре кебек юнәлешләр буенча секция утырышларына багышланачак.

Съездда катнашучылар өчен шулай ук республиканың сәнәгать предприятиеләренә – "КАМАЗ" ГАҖ, "АЛНАС" ААҖ, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ һәм "Казанкомпрессормаш" ААҖ бару да планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International