Татарстан һәм Беларусь: машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Министр урынбасары Илдар Мингалиев бүген эш визиты белән Беларусь Республикасында. Татарстан делегациясе составына республиканың сәнәгать предприятиеләре – "Раритэк Холдинг" АҖ һәм "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ вәкилләре керә.

Визит программасының беренче пункты Беларусь Республикасы Сәнәгать министрлыгында булды, анда министрның беренче урынбасары Геннадий Свидерский белән очрашу булды.

Сөйләшүләрдә шулай ук Беларусь Республикасының сәнәгать предприятиеләре – "МТЗ" ААҖ, "УКХ - "ММЗ" ААҖ, "МАЗ" ААҖ - "БЕЛАВТОМАЗ" ИКХ һәм "АМКОДОР - УКХ" ААҖ катнашты. Киңәшмәнең төп темасы – машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, аерым алганда, газ-мотор техникасын куллануны киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алышу.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда Татарстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше, 2017 ел белән чагыштырганда, 14% артып, 1,19 млрд. тәшкил иткән.

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы делегациясе "Амкодор" ААҖ һәм "Великий камень" Кытай-Белоруссия индустриаль паркында булды.

Иртәгә Илдар Мингалиев Беларусь Республикасының тагын ике сәнәгать предприятиесендә – "Могилевлифтмаш" ААҖ һәм "Могилевхимволокно" ААҖ булырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International