"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты: икътисадның чимал булмаган тармак предприятиеләре өчен семинар

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Бүген Яшел Үзәндә "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектының Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән бурычларын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Чара Горький исемендәге Мәдәният үзәгендә узды. Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе, шулай ук Төбәк компетенцияләр үзәге.

Чарада икътисадның чимал булмаган тармаклары – эшкәртүче производство, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм башка 90 артык предприятие вәкилләре катнашты.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты: «Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Президенты ягыннан производствода хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру темасына аерым игътибар бирелә. Хезмәт җитештерүчәнлеге икътисад үсеше һәм аның конкуренциягә сәләтен арттыру резервларының берсе булып тора. Татарстан глобаль конкуренциягә сәләтле төбәк булырга тиеш – нәкъ менә шундый бурычлар куелган безнең алда".

Очрашуның модераторы ТР ПСА Президенты Александр Лаврентьев булды, ул билгеләп узганча: "Предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген арттыру буенча илкүләм проектта катнашуы аларга иң прогрессив һәм нәтиҗәле дөньякүләм методикаларны гамәлгә кертергә, шулай ук үсеш өчен Сәнәгатьне үстерү фондыннан финанслауда катнаша алу мөмкинлеген бирәчәк".

Катнашучылар алдында шулай ук "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге" ДАУ, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук республиканың сәнәгать предприятиеләре – "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ, "КВАРТ" АҖ, "КМПО" АҖ һәм "Казан электроприбор заводы" ААҖ җитәкчелеге чыгыш ясады.
Аларның докладларының төп темалары әлеге илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр өчен каралган дәүләт ярдәме мөмкинлекләре һәм чаралары, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча эшләрне гамәлгә ашыру буенча үз предприятиеләре тәҗрибәсе булды.

"Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ генераль директоры Александр Карпов үз чыгышында болай диде: "Кешеләр җәлеп ителә һәм инициативалы була башлады, заводта рационализаторлык буенча эш алып барыла, ә методикаларны куллануның икътисадый нәтиҗәсе мине чын-чынлап гаҗәпләндерде".

"КВАРТ" АҖ баш инженеры Рәшидә Хөсәенова: "Без Сакчыл җитештерү инструментларын кертү тәҗрибәсен тиражларга планлаштырабыз, чөнки икътисадый нәтиҗәне тойдык һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча методикаларны гамәлгә кертүне предприятиенең барлык участокларында да, хәтта административ участокларында да файдалы дип саныйбыз".

"Бүген семинарда предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча тупланган тәҗрибә һәм компетенцияләр тәкъдим ителде. Асылда, предприятиедә проект эшчәнлеген дөрес оештыру төп фактор булып тора, шул ук вакытта уңыш предприятие җитәкчесе ихтыярына һәм әлеге проектка хезмәткәрләрнең җәлеп ителүенә бәйле", – дип ассызыклады очрашу ахырында министр.

Өстәмә:

"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында түбәндәге ярдәм чаралары каралган:

федераль һәм төбәк компетенцияләр үзәкләре экспертларын түләүсез җәлеп итү, яңадан укыту һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өчен субсидияләр бирү,

хезмәткәрләрне хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларына өйрәтү,

предприятиеләрнең экспорт потенциалын үстерүгә ярдәм итү программасына керү,

идарәче кадрларны укыту программасын узу мөмкинлеге,

"Хезмәт җитештерүчәнлеге" программасы буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен Сәнәгатьне үстерү фондыннан еллык 1% ташламалы кредит бирү.

Тулырак мәгълүматны төбәк компетенцияләр үзәгендә алырга мөмкин, тел.: (843) 272-19-41, 272-19-21, элемтә өчен: Шамил Бәйрәмов – директор урынбасары – РКҮ җитәкчесе ( Казан ш.).

Илкүләм проектта катнашу өчен гаризаны ppt.tatarstan.ru яки производительность.рф сайтына бирергә була.

СЕМИНАР МАТЕРИАЛЛАРЫ:

Көн тәртибе

РКҮ, Әхмәров М.Р. (презентация)

Таҗетдинова К.А. (презентация)

КВАРТ (презентация)

КМПО (презентация)

А. М. Горький ис. Яшел Үзән заводы (презентация)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International