Автосәнәгатьтәге перспективалар һәм инновацияләр турында

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасының бишенче Халыкара Автомобиль Форумы кысаларында TIAF-2019 күргәзмәсе ачылган көнне автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча эшлекле форум узды. Автосәнәгатьтәге перспективалар һәм инновацияләр кертү төп темалар буларак билгеләнде.

Альберт Кәримов үзенең чыгышында республиканың автомобиль сәнәгате торышы турында сөйләде. Автомобиль сәнәгате республиканың машина төзелешендә әйдәп баручы тармак булып тора, күп очракта республика үсешенең икътисадый һәм социаль үсеш дәрәҗәсен билгели. Республика автосәнәгате өлешенә Татарстан Республикасында сәнәгый җитештерүнең 10%ы туры килә, бу исә 272 млрд сум тәшкил итә. 2018 елда республикада 52,6 мең йөк автотранспорт чарасы һәм 22,8 мең җиңел автомобиль җитештерелгән. Тармак предприятиеләрендә 46 мең тирәсе кеше хезмәт итә. Моннан тыш, тармакның чиктәш өлешләрендә дистәләрчә мең эш урыннары булдырыла. Автомобиль техникасы җитештерү электротехник, химик, җиңел һәм башка сәнәгать тармаклары предприятиеләре белән тыгыз кооперациядә гамәлгә ашырыла.

"Татарстанның автомобиль төзелеше өлкәсендә инрафструктура үсеш алган, шулай ук дәүләт ярдәме системасы оештырылды, югары технологияле предприятиеләрне арттыру буенча чит ил инвесторлары белән актив эш алып барыла. Моңа дәлилләмәләрнең берсе булып әлеге форум тора, мин ышанам, ул үзебезнең илдәге автомобиль сәнәгатен техник һәм технологик модернизацияләү эшенә сизелерлек зур файда китерер һәм дөнья базарында аның көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен арттырыр, ә катнашучылар арасындагы ачыктан-ачык һәм кызыклы диалог тармакка үсеш векторын бирер һәм күп кенә сорауларга җавап табарга булышыр", – дип билгеләде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International