ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге һәм коллективы Гүзәл Галимова һәм Светлана Шевченконы тантаналы рәвештә хөрмәт белән лаеклы ялга озатты

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Тантаналы шартларда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге һәм коллективы аналитика бүлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Галимова һәм  әйдәп баручы хезмәткәр Светлана Шевченконы тантаналы рәвештә хөрмәт белән лаеклы ялга озатты.

Алар үзләрен ышанычлы, намуслы, җаваплы хезмәткәрләр итеп күрсәттеләр. Хезмәт казанышлары өчен аларны күптапкырлар мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Коллективта аларны югары һөнәри осталыклары, тырышлыклары өчен хөрмәт иттеләр.

Аларны лаеклы ялга озатып ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов бу мөһим вакыйга белән кайнар котлады, нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатын тапшырды.

Бу көнне хезмәттәшләре аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм алдагы планнарының гамәлгә ашуын теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International