Татарстан – Тюрингия Эшче төркеменең беренче утырышы

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

29 мартта Казан ярминкәсе территориясендә Татарстан-Тюрингия Эшче төркеменең беренче утырышы узды.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Тюрингиянең икътисад, фән һәм санлы технологияләр министры Вольфганг Тифензее, Тюрингиянең икътисад, фән һәм санлы технологияләр министрлыгының икътисади ярдәм итүи дарәсе җитәкчесе Сабине Аве,  министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук, эре компания җитәкчеләре катнашты.

Очрашу барышында катнашучылар Татарстан һәм Тюрингия регионара хезмәттәшлегенең мөһим мәсьәләләрен карадылар. Уртак эшчәнлектә ирешелгән нәтиҗәләр турында фикер алыштылар, киләчәк хезмәттәшлекнең максатларын һәм бурычларын билгеләделәр.

Яклар максатчан рәвештә төрле проектлар өстендә эшләргә килештеләр, барыннан да элек машина төзелеше өлкәсендә, сәнәгый җиһазлар җитештерү; нефть химиясе һәм полимер сәнәгате; биотехнологияләр; мәгълүмати-коммуникация технологияләре; цифрлы технологияләр; һөнәри әзерлек һәм квалификацияне күтәрү йәм башкалар.

Алманлар тәкъдиме буенча Эшче төркемнең киләсе утырышын Тюрингиядә 2018 елның март аенда үткәрү турында килешенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International