Татарстан Президенты: Нефть химиясе — ул республикабызның үсеш ноктасы

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Нефть химиясе республиканың икътисадый үсешен тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химик көне уңаеннан уздырылган чарада хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нефть химиясе предприятиеләре төбәктә сәнәгать җитештерүенең гомуми күләменең 40%ын тәшкил итә. «Безнең Стратегия-2030да нефть химиясе сәнәгате – Татарстан үсешенең иң мөһим нокталарының берсе. Һәм без бу юнәлештә хәрәкәт итәбез», - диде ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча, бүген тармак алдында җитди бурычлар тора – производстволар үсеше ягыннан да, социаль мәсьәләләрне хәл итү ягыннан да. «Бу кадрлар әзерләү дә, нефть химиячеләре яши торган шәһәрләрне төзекләндерү дә. Бу мәсьәләләр бездә өстенлекле булачак», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов республиканың стратегик партнеры – «СИБУР» компаниясенә аерым рәхмәт белдерде.

«Мин нефть химиячеләренә Татарстан үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезне тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйм, республикабыз, илебез чәчәк атуын телим. Сезнең өлешегез монда бик зур», - дип өстәде Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Нефть химиясенең кайбер хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International