Алберт Кәримов «Волга-Днепр» җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашты

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» компанияләре төркеме президенты Алексей Исайкин белән онлайн-форматта очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

«Волга-Днепр» компанияләре төркеме 30 ел дәвамында Россия йөк авиациясен халыкара базарда тәкъдим итә. Төркем составына Россиянең алдынгы йөк авиакомпанияләре керә, компания шулай ук йөк ташый торган чартер рейсларын да башкара.

Очрашу кысаларында яклар Татарстан белән «Волга-Днепр» ДК арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү буенча адымнар билгеләде. Аерым алганда, «Казан» халыкара аэропорты базасында транспорт узелын булдыру проекты турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International