ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада энергия белән тәэмин итү иминлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында электр белән тәэмин итү куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча штаб утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр – электр энергетикасы предприятиеләрен 2019-2020 елларда ягып җылыту сезонына әзерләү һәм Урыссу энергия районындагы кулланучыларны энергия белән тәэмин итү.

Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов 2020-2025 елларга Татарстан Республикасында электр энергетикасын үстерү схемасын һәм программасын эшләүгә техник бирем эшләү һәм раслау турында доклад белән чыгыш ясады.

Утырыш ахырында чарада катнашучылар 2020 елга төбәк штабының төп чаралар планы турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International