КДЭУда яңа лаборатория ачылды һәм фәнни-гамәли конференция башланды

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

18 сентябрьдә Казан дәүләт энергетика университетында Smart Energy Systems-2019 халыкара фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Чараны оештыручыларның берсе булып Бөек Петрның Санкт-Петербург политехника университеты тора.

Конференция эше дүрт секциядә уза. Беренчесе – "Энергетика системалары һәм комплекслары", анда җылылык һәм электр энергиясен җитештерү, тапшыру һәм куллану белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышалар. Икенче секция электр энергиясен автоматлаштыру һәм исәпләү приборлары юнәлеше буенча эшли. Өченче секция – "Электромеханика". Дүртенчесе энергетика тармагында менеджмент һәм икътисадка багышланган.

Конференциянең халыкара фәнни комитетына Россия, Австрия, Германия, Италия, Чехия, Словакия, Болгария, Румыния, Белоруссия, Төркия, Һиндстан галимнәре керә. Чакырылган рәистәш – профессор, Генуи университетының машина төзелеше, энергетика, идарә һәм транспорт департаменты идарәсе әгъзасы Пьетро Зунино.

Шулай ук кичә, җир астындагы кабель электр челтәрләрен диагностикалау өчен, BAUR компаниясенең Австрия җиһазларыннан торган Россиядә бердәнбер лаборатория ачылды. КДЭУ ишегалдында урнаштырылган җиһазлар электр линияләрендәге зыян килгән урыннарны эзли алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International