Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Энергиянәтиҗәлелек буенча ТЭФ-2019 Татарстан халыкара форумы кырларында бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең утырышы булды. Чарада шулай ук РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын да катнашты. Модераторы Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин булды.

Утырышта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов доклад белән чыгыш ясады, 2018 елда энергетика тармагындагы төп эш йомгаклары турында җиткерде, яңа чакырулар һәм тармактагы бурычлар турында сөйләде.

Энергетика – республика икътисадында иң төп һәм стратегик әһәмиятле тармакларның берсе. Куәтләрне модернизацияләү һәм яңаларын кертү соңгы биш ел эчендә Татарстанның энергетика системасын тагын да нәтиҗәлерәк иткән. 2014 елдан башлап электр энергиясен эшләп чыгаруга тотылган ягулыкның чагыштырма күләме 10%ка кадәр кимегән. Моннан тыш, биш ел эчендә Татарстанда 4 эре энергетика станциясе модернизацияләнгән – 2018 елда "Татэнерго" филиалы булган Казан ҖЭҮ-1 модернизацияләү эше тәмамланган. Өстәмә 246МВт электр куәте белән тәэмин итә торган пар-газ җайланмасы төзелгән. Республиканың электр челтәрләре хуҗалыгында 2014 елдан башлап челтәрләрдән электр энергиясен югалту өлеше 4,5% кадәр кимегән, моңа электр челтәрләрен һәм подстанцияләрне үзгәртеп кору һәм яңаларын төзү нәтиҗәсендә ирешелгән.

 Химия һәм нефть-химия җитештерүе сәнәгатьтәге энергосыешлы тармакларның берсе булып тора. 2018 ел йомгаклары буенча әлеге тармак буенча энергиясышлылык 2017 ел дәрәҗәсенә карата 3,9%ка кимегән. Тармак предприятиеләре арасында "Карпов исемендәге химия заводы"нда энергиясыешлылыкны киметү буенча иң нәтиҗәле эш башкарылган – 24%ка киметелгән, "Нижнекамскнефтехим"да – 10%ка. Ел йомгаклары буенча нефть табу һәм нефть эшкәртү буенча 10,2%ка энергиясыешлылыкның артуы күзәтелә, бу хәл производстволарда көйләү-эшләтеп җибәрү эшләренең уздырылуына һәм яңа җайланмаларны эшләтеп карауга бәйле.

Авыл хуҗалыгында, 2018 ел нәтиҗәләре буенча, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә энергиясыешлылык дәрәҗәсен 2017 елга карата 2,8%ка киметү тәэмин ителгән, моңа авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерү һәм җайланмаларны яңарту хисабына ирешелгән.

"Бүген Татарстан Республикасы икътисадының энергетика ягыннан нәтиҗәлелек дәрәҗәсен арттыру өчен икътисадның реаль секторында җитештерү куәтләрен модернизацияләүгә юнәлдерелгән инвестиция проектларын тормышка ашыру мөһим, бигрәк тә эшкәртүче тармакларда һәм энергетикада", – дип ассызыклады Альберт Кәримов.

Министр индикаторларның берсенә аерым игътибар юнәлтте – ул оештырылган энергетика декларацияләренең бер өлеше. 2015 елдан башлап "Энергоэффективность" федераль мәгълүмат системасында энергодекларацияләрне тутырырга кирәк. Быелдан башлап, законнардагы үзгәрешләр нигезендә, асылы буенча энергоаудитны алмаштырган энергодекларацияләрне тутыру зарури таләпкә әверелде. 2017 елның хисап чорында муниципаль берәмлекләр буенча булдырылган энергодекларацияләр өлеше 81,3% тәшкил итә, министрлык һәм ведомстволар буенча – 97,7%.

Ләкин әлегәчә алдагы елларның хисап чорларын япмаган муниципаль берәмлекләр дә бар! Истә тотарга кирәк, бу таләпне үтәмәү административ йогынтының тиешле чараларын күздә тота.

Тулаем алганда, Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы рейтингында Татарстан энергетика нәтиҗәлелеге буенча 2 нче урында тора, Татарстан үз күрсәткечләрен яхшырткан.

2019 елда Татарстан Республикасында энергияне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруның өстенлекле юнәлешләре:

- республикадагы җитештерү һәм энергетика куәтләрен модернизацияләү буенча инвестиция программаларын тормышка ашыру;

- газ-мотор ягулыгы базарын үстерү;

- энергияне сак тотучы һәм санлы технологияләрне кертү;

- альтернатив энергетиканы (асылда – җир энергетикасын) һәм бүлгәләнгән генерацияне үстерү;

- энергосервис багланышларын һәм энергоменеджмент системасын сәнәгатькә һәм бюджет өлкәләренә кертү;

- мәгълүмати теләктәшлек һәм энергияне сак тотуны пропагандалау.

"Икътисадны санлаштыруга, технологик модернизациягә һәм инновацияләр кертүгә сорау арткан шартларда энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре актуальлеген арттыра бара. Татарстан хәзерге тенденцияләргә җавап бирергә омтыла, шуңа күрә дә энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеге алга таба да республиканың дәүләт сәясәтендәге өстенлекләрнең берсе булачак", – диде министр үзенең чыгышы азагында.

Чарада шулай ук "Россия Федерациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү турында" Антон Инюцын, "Ясалма акыл кулланып, "Данфосс" ҖЧҖ компаниясенең санлы чишелешләре нигезендә энергетика нәтиҗәлелеген арттыру проектларын тормышка ашыру" турында "Данфосс" ҖЧҖ генераль директоры Михаил Шапиро, "Бердәм энергетика системасының системалы операторы" АҖ идарә рәисе урынбасары киңәшчесе Ксения Дацко һәм башка рәсми затлар да докладлар белән чыгыш ясады. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов утырыш азагында сүз алды.

ТР Хөкүмәте утырышы, гадәттәгечә, 2018 ел йомгаклары буенча энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлешендә иң яхшы казанышлар буенча республика конкурсында җиңүчеләрне, шулай ук энергияне сак тотуны һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыруны яктырту һәм пропагандалау буенча ММЧ һәм предприятиеләрнең матбугат хезмәтләре арасында республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International