ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

"Түбән Кама нефтехим" җәмгыятенә - 50 ел, ә Түбән Кама шәһәренә– 51 ел тулды. Икеләтә бәйрәм уңаеннан парад булып узды.

Парадны Россия, Татарстан һәм Түбән Кама флагларын күтәреп баручы кадет корпусы курсантлары ачты. Җитештерү колоннасын "Түбән Кама нефтехим" җәмгыятенә керүче предприятие вәкилләре җитәкләде. Шунысын да әйтергә кирәк, "Түбән Кама җылылык электр станциясе" һәм электр транспорты идарәсенең дә быел юбилей елы. 50 ел элек шәһәрдә шиналар җитештерүне төзү турында карар кабул ителгән.

Парад тантанасына "ТАНЕКО", "Татнефть" һәм "ТАИФ-НК" предприятиеләре вәкилләре, 60 мәктәп, югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү йортлары укучылары, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, төзүчеләр һәм икмәк пешерүчеләр, аграрийлар һәм терлекчеләр кушылды. Барлыгы парадта 4 меңнән артык кеше – балалар бакчаларында тәрбия алучылардан алып ветераннарга кадәр, милли диаспора һәм иҗат коллективлары вәкилләре катнашты.

Көннең икенче яртысында югары концентрацияләнгән формальдегид җитештерү буенча яңа җайланманы эксплуатациягә кертү башлап җибәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары -ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, "ТАИФ" ААҖ Алберт Шиһабутдинов, "Түбән Кама нефтехим" ЯАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, "Түбән Кама нефтехим" ЯАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин катнашты.     

Каучук (изопреновый) җитештерүне үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган өч проектның берсе - елына 100 мең тонна егәрлеге булган яңа җайланманы эшләтеп җибәрү. Бу ел ахырына кадәр тагын ике яңа җайланма - изобутилен һәм изопрен җитештерүче буенча төзелешне тәмамлау күздә тотыла. 2020 елга алар проект егәрлегенә чыгарга һәм җитештерүнең гомуми күләме елына 330мең тонна булыр дип көтелә.

    Шул ук көнне, предприятие территориясендә дәүләт бүләкләрен тапшыру булып узды.

2017 елның 12 сентябрендә "МЕТРО Кэш энд Керри" ҖЧҖ яңа товар белән тәэмин итүчеләрне җәлеп итү һәм гамәлдәге компанияләр белән хезмәттәшлекне киңәйтү максаты белән Самара шәһәрендә Идел буе төбәгендәге товар белән тәэмин итүчеләр өчен конференция үткәрә.

Конференция җирле товар җитештерүчеләрне компаниянең стратегик үсеш юнәлешләре, хезмәттәшлекнең төп принциплары, «Метро»ның сыйфат стандартлары һәм ассортимент сәясәте белән таныштырачак.

Алдан теркәлү таләп ителми.

Кушымта

2017 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы ваклап сату базарында конкуренцияне арттыру  буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.

Утырышта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, җитәкчеләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Россия Федерациясе федераль хакимият органнарының территориаль структуралары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр, сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашты.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев ведомствоара эшче төркем әгъзалары карамагына сәүдә турындагы канунның азык-төлек товарлары белән ваклап сату өлкәсендә көндәшлекне үстерү турында үзгәрешләр кертү тәкъдимен кертте.

Шулай ук, утырышта эшче төркем әгъзалары сәүдә челтәрләре һәм товар җитештерүчеләр арасында хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Татарстан нефть-газ-химия форумы – 2017 кысаларында Россиянең иң эре “Казан” ипподром комплексы территориясендә "БАРРель" эшлекле күргәзмә клубының утырышы узды.

Чара кысаларында катнашучылар эшлекле аралашу мөмкинлегенә ия булдылар һәм ТНФ Кубогына онытылмаслык чабышларны күзәттеләр.

КЛУБ – "Казан ярминкәсе" ААҖ иҗтимагый оешмасы, ул күргәзмә һәм конгресс эшчәнлегендә катнашучыларны үз эченә ала, эшлекле аралашу белән кызыксынган  күргәзмә һәм эшлекле берлекләр вәкилләрен берләштерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International