«Түбән Кама нефтехим» 50 еллыгын билгели

2017 елның 8 сентябре, җомга

"Түбән Кама нефтехим" җәмгыятенә - 50 ел, ә Түбән Кама шәһәренә– 51 ел тулды. Икеләтә бәйрәм уңаеннан парад булып узды.

Парадны Россия, Татарстан һәм Түбән Кама флагларын күтәреп баручы кадет корпусы курсантлары ачты. Җитештерү колоннасын "Түбән Кама нефтехим" җәмгыятенә керүче предприятие вәкилләре җитәкләде. Шунысын да әйтергә кирәк, "Түбән Кама җылылык электр станциясе" һәм электр транспорты идарәсенең дә быел юбилей елы. 50 ел элек шәһәрдә шиналар җитештерүне төзү турында карар кабул ителгән.

Парад тантанасына "ТАНЕКО", "Татнефть" һәм "ТАИФ-НК" предприятиеләре вәкилләре, 60 мәктәп, югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү йортлары укучылары, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, төзүчеләр һәм икмәк пешерүчеләр, аграрийлар һәм терлекчеләр кушылды. Барлыгы парадта 4 меңнән артык кеше – балалар бакчаларында тәрбия алучылардан алып ветераннарга кадәр, милли диаспора һәм иҗат коллективлары вәкилләре катнашты.

Көннең икенче яртысында югары концентрацияләнгән формальдегид җитештерү буенча яңа җайланманы эксплуатациягә кертү башлап җибәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары -ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, "ТАИФ" ААҖ Алберт Шиһабутдинов, "Түбән Кама нефтехим" ЯАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, "Түбән Кама нефтехим" ЯАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин катнашты.     

Каучук (изопреновый) җитештерүне үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган өч проектның берсе - елына 100 мең тонна егәрлеге булган яңа җайланманы эшләтеп җибәрү. Бу ел ахырына кадәр тагын ике яңа җайланма - изобутилен һәм изопрен җитештерүче буенча төзелешне тәмамлау күздә тотыла. 2020 елга алар проект егәрлегенә чыгарга һәм җитештерүнең гомуми күләме елына 330мең тонна булыр дип көтелә.

    Шул ук көнне, предприятие территориясендә дәүләт бүләкләрен тапшыру булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International