Хезмәттәшлеккә чакырабыз

Хөрмәтле җитәкчеләр!

Республика предприятиеләре чыгара торган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр комплексының конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру максатларында, шулай ук «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан республиканың экспортка юнәлтелгән предприятиеләренә ярдәм чараларын күрсәтү буенча эш алып барыла, дип хәбәр итәбез.

Шул максат белән сезгә продукцияне һәм хезмәтләрне тышкы базарларга чыгару өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү проектын имзаларга тәкъдим итәбез.

Эшне гадиләштерү өчен шулай ук чит илләргә (Россия Федерациясе субъектлары) экспорт/импорт (чыгару/кертү) юнәлешләрен күрсәтеп, Татарстан Республикасы предприятиеләре өчен анкета тутырырга кирәк.

Әлеге килешүне төзегәндә Министрлык контрагентларга предприятиенең халыкара эшчәнлеге өлкәсендә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк.

Кызыксыну булган очракта Министрлыкка рәсми формада тиешле мөрәҗәгатьне җибәрүегезне сорыйбыз. Өстәмә сораулар барлыкка килгән очракта, түбәндәге электрон почта адресына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: inter.mpt@tatar.ru.

Бер төр килешү

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International