ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 31 маенда Казан милли тикшеренү технология университеты нигезендә «НЕОЛАНТ» компанияләре төркеме инициативасы белән «РОССИЯнең КҮПКЫРЛЫ шәһәрләре» форумы кысаларында "КҮПКЫРЛЫ КАЗАН-2017" төбәк сессиясе узачак. Форум гамәлдәге сәнәгать һәм инфраструктура объектлары белән идарә итү һәм яңаларын булдыруның заманча алымнарына багышланган.

"ЯЗ-2017" традицион вузара вакансияләр ярминкәсе Казан шәһәренең югары уку йортлары студентлар һәм чыгарылыш курс белгечләре өчен КНИТУ-КАИ югары уку йортында үтте.

 Чараның максаты: һәр чыгарылыш курс белгеченә  эшкә урнашу мөмкинлеге бирү, студентларга – хезмәт базарындагы вәзгыятьне бәяләргә, предприятие һәм оешмаларның эшчәнлек юнәлешләре белән танышу мөмкинлеге, практика яки стажировка узу өчен урын сайлау мөмкинлеге.  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән үткәрелде.

Ярминә мәйданы төрле регион һәм шәһәрләрдән һәртөрле һөнәри юнәлеш буенча вакансияләр тәкъдим итүче 60 предприятиене туплады.

Ярминкә эшендә "Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы" АҖ, "КАН АВТО" компаниясе төркеме, "Элекон заводы" АҖ, "КАМАЗ" компаниясе, "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ, "Электроприбор" Казан заводы ААҖ, "Казан электротехника заводы" ГАҖ, "Татспиртпром" АҖ, "Швабе-технологик лаборатория" АҖ, Казан вертолет заводы, "КВАРТ", "ЭНИКС" ЯАҖ һәм башкалар катнашты.  

Алабуга Ford Sollers заводы конвейерыннан 50-меңенче Ford Kuga смарт-кроссоверы төште.

Ford Kuga максималь рәвештә Россия юл шартлары өчен җайландырылган. Әйтик, җитештерү стартына автомобиль тестлар һәм сынаулар узды, гомуми файдаланудагы юлларда: шәһәр шартларында, авыл җире юлларында, грунтлы юлларда һәм шосседа йөрде.

Махсус Россия базары өчен яңа Kuga атмосферлы 2,5 л күләмле бензин двигателе белән, шулай ук, EcoBoost гаиләсеннән 1,5 л күләмле, егәрлеге 150 һәм 182 ат көче булган двигатель белән җиһазландырылган. Икесе двигатель дә АИ-92 бензинын куллану өчен сертификацияләнгән.

Яңартылган Ford Kuga автомбилен җитештерү Алабугада Ford Sollers заводында 2016 ел ахырында башланып китте.

Бүген Ford Kuga кроссоверыннан тыш предприятие Ford Explorer, шулай ук,  Ford Transit автомобиленең тулы рәтен чыгара, Ford Transit тулы цикл технологиясе буенча җитештерелә. Алабуга заводында Ford автомобильләрен җитештерү 2012 елда башланып китте, бүгенге көндә җитештерелгән Ford автомобильләренең саны 115 мең данә тәшкил итә.

24 апрель 2017 елның  24 апрелендә А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында 21631 проектлы "Град" кече ракета корабы сериясеннән унынчысына нигез салу тантанасы булачак. Проект Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы АҖ тарафыннан эшләнелгән.

Тантаналы чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкилләре, Россия Федерациясе оборона Министрлыгы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, ТР Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге, "Ак Барс" Холдингы компаниясе АҖ вәкилләре, шулай ук, проектант һәм контрагент оешмалары катнашуы планлаштырылган.

21631 проектлы кече ракета корабы заводта 2010 елдан бирле Россия Хәрби Диңгез Флоты өчен төзелә һәм күп максатлы "елга-диңгез" сыйныфыннан санала, алар заманча артиллерия, ракета, диверсиягә каршы, зенит, радиотехник кораллану белән җиһазландырылган.

Әлеге проектлы корабларның билгеләнеше – дәүләтнең икътисади зонасын саклау һәм яклау.

Хәзерге вакытта шундый проектлы биш кораб Россия Хәрби Диңгез флоты составында хезмәт итә: «Град Свияжск», «Углич», «Великий Устюг», «Зеленый Дол» һәм «Серпухов». 2016 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы кече ракета корабы дип «Зеленый Дол» табылган һәм бүләккә лаек булган.

А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында тагын 4 данә шундый проектлы кораб төзелеше бара.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин KITZ япон компаниясе президенты Ясуюки Хотта белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International