Горький исемендәге Яшел Үзән заводында 21631 проектлы кече ракета корабы корпусын салу тантанасы узачак

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

24 апрель 2017 елның  24 апрелендә А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында 21631 проектлы "Град" кече ракета корабы сериясеннән унынчысына нигез салу тантанасы булачак. Проект Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы АҖ тарафыннан эшләнелгән.

Тантаналы чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкилләре, Россия Федерациясе оборона Министрлыгы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, ТР Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге, "Ак Барс" Холдингы компаниясе АҖ вәкилләре, шулай ук, проектант һәм контрагент оешмалары катнашуы планлаштырылган.

21631 проектлы кече ракета корабы заводта 2010 елдан бирле Россия Хәрби Диңгез Флоты өчен төзелә һәм күп максатлы "елга-диңгез" сыйныфыннан санала, алар заманча артиллерия, ракета, диверсиягә каршы, зенит, радиотехник кораллану белән җиһазландырылган.

Әлеге проектлы корабларның билгеләнеше – дәүләтнең икътисади зонасын саклау һәм яклау.

Хәзерге вакытта шундый проектлы биш кораб Россия Хәрби Диңгез флоты составында хезмәт итә: «Град Свияжск», «Углич», «Великий Устюг», «Зеленый Дол» һәм «Серпухов». 2016 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы кече ракета корабы дип «Зеленый Дол» табылган һәм бүләккә лаек булган.

А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында тагын 4 данә шундый проектлы кораб төзелеше бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International