Альберт Кәримов Татарстан Республикасы делегациясе составында Төркиянең машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге җитәкчелеге белән очрашты

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы делегациясе составында Истанбулда (Төркия Республикасы) эш сәфәрендә. Сәфәр кысаларында ул Төркиянең машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге җитәкчелеге белән очрашты.

Берлек азык-төлек сәнәгате, автомобиль төзелеше, агач эшкәртү, пластмасса сәнәгате, төзелеш һәм башка секторлар өчен станоклар һәм җиһазлар җитештерүче 200дән артык Төркия компаниясен берләштерә. Оешманың төп бурычы – ил эчендә, шулай ук чит илләрдә җитештерүче компанияләрнең мәнфәгатьләрен тәкъдим итү, продукцияне чит ил базарларына чыгару, күргәзмә чараларында катнашу, машина төзелеше секторына анализ ясау һәм берләшмә әгъзаларына объектив мәгълүмат бирү һ.б.

Әңгәмә барышында ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларының берсе. Узган ел товар әйләнеше 360 млн. доллардан артып киткән, әмма пандемия аркасында берникадәр азаю күзәтелә. "Быел безнең икътисадлар яңадан торгызылыр һәм без тотрыклы үсеш траекториясенә чыгарбыз, дип өметләнәбез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты пандемиягә кадәр булган хезмәттәшлек күрсәткечләрен торгызу өчен шәхси элемтәләрнең әһәмиятен билгеләп үтте.

Берлек вәкилләре Казанга бу елның мартында эш сәфәренә килгән иде. Берлек идарәсе рәисе Эмре Сәлим сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Татарстан – җитештерү үсеш алган иң актив төбәкләрнең берсе. «Мин күптән түгел Татарстанда булдым һәм аның, чыннан да, кызыклы территория булуын күрдем. Без республикада гамәлдә булган югары стандартларга туры килү өчен барысын да эшлибез", - диде ул.

Эмре Сәлим Төркия компанияләре җитәкчеләренең игътибарын Төркия бизнесы үз җитештерүләренә кертә торган инвестицияләр Татарстан һәм Россия Федерациясе территориясендә генә түгел, ә зур ЕврАзЭс базарына да кертү мөмкинлегенә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International