Республиканың яшь дипломатлары белән очрашу

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Youth Ambassadors/Яшь дипломатлар" республика конкурсында катнашучылар белән очрашу булды. Очрашу "Made in Tatarstan" конкурсы этабы кысаларында узды.

Кунакларны министр урынбасары Герман Лернер каршы алды. Ул конкурста катнашучыларга Министрлыкның дөнья илләре белән тышкы икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендәге эшчәнлеге, республиканың сәнәгать потенциалы, шулай ук Татарстан продукциясенең халыкара аренада ихтыяҗлары турында сөйләде.

Очрашуда катнашучылар ягулык сәясәтен үстерү, чит илләр белән хезмәттәшлек итү һәм перспектив экспорт юнәлешләре турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

Конкурста катнашучыларга "Made in Tatarstan" этабы өчен биремнәр игълан ителде: темасы сәнәгать продукциясе экспортын үстерүгә ярдәм итү чаралары турында иде.

"Youth Ambassadors/Яшь дипломатлар" конкурсы Казанда 2019 елның 21 октябреннән 23 декабренә кадәр уза. Чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән "Яшьләр дипломатиясе академиясе" иҗтимагый оешмасы оештыра.

Конкурсның төп бурычлары – Татарстан Республикасының халыкара программаларын популярлаштыру, дипломатик аралашу нигезләрен тарату һәм дипломатия өлкәсендә талантлы яшьләрне эзләү.

Конкурста барлыгы 4әр кешеле 10 команда – халыкара мөнәсәбәтләр, дипломатия һәм иҗтимагый эшчәнлек үсешендә мәнфәгатьле булган бакалавриат, магистратура һәм аспирантура студентлары катнаша.

Конкурс 6 этапта уза. Катнашучылар республиканың сәнәгать, инвестиция һәм туризм потенциалы белән таныша, шулай ук биремнәрне үти – халыкара яшьләр хезмәттәшлеге өлкәсендә үз проект идеяләрен тәкъдим итә.

Конкурста җиңүчеләр чит илләрдә стажировка узу һәм Татарстан Республикасын халыкара яшьләр чарасында күрсәтү хокукына ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International