Яһүди автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашу

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына рәсми визит белән Яһүди автономияле өлкәсе вәкилләре килде. Делегация составында Яһүди автономияле өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Николай Кандель, Тарифлар һәм бәяләр комитеты рәисе Галина Шлыкова, шулай ук "Облэнергоремонт плюс" директоры Алексей Сысолятин бар.

Кунакларны сәламләп, министр урынбасары Алмаз Хөсәенов Татарстан Республикасының хезмәттәшлеккә һәрвакыт ачык булуы һәм кызыксындырган мәсьәләләр буенча ярдәм күрсәтергә әзер булуы турында билгеләп үтте.

Очрашу торак-коммуналь хуҗалык һәм ягулык-энергетика комплексы ихтыяҗлары өчен үзәкләштерелгән ягулык сатып алуны оештыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, шулай ук күрсәтелгән сатып алуларның тариф өлешенә йогынтысы мәсьәләләренә багышланган иде.

Николай Кандель сүзләренә караганда: "Республика үзенең алдынгы казанышлары белән шаккаттыра, илнең башка субъектларына йогынты дәрәҗәсе бик югары. Бигрәк тә безгә технопарклар төзү буенча сезнең тәҗрибә кызыклы. Тыгыз хезмәттәшлек безне тагын да якынайтыр дип уйлыйм".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International