"ИННОПРОМ-2018"

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе "ИННОПРОМ" халыкара сәнәгать күргәзмәсе эшендә катнаша, чара Екатеринбург шәһәрендә 2018 елның 9-12 июль көннәрендә уза.

Делегация составына республика министрлыклары, ведомстволары һәм предприятиеләре җитәкчеләре керде.  Күргәзмәдә Татарстан Республикасының бердәй экспозициясе тәкъдим ителә.

Күргәзмә чаралары барышында очрашулар һәм берничә документка кул куюлар планлаштырыла.

Бүген Губернатор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы – Нижегородск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Глеб Никитин, Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский, Свердлау өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев белән очрашулар булып узды. Түбәндәгеләр имзаланды: 2018-2020 елларга Нижегородск өлкәсе белән Килешүне тормышка ашыру буенча чаралар планы; 2018-2020 елларга Чиләбе өлкәсе белән Килешүне тормышка ашыру буенча чаралар планы; 2018-2020 елларга Свердлау өлкәсе белән Килешүне тормышка ашыру буенча беркетмә.

Бүген ТР вице-премьеры – ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов Уралның гражданнар авиациясе заводында булды.

Исегезгә төшерик, ИННОПРОМ күргәзмәсе ел саен 2010 елдан башлап уздырыла. Ул Россия һәм чит ил җитештерүчеләре өчен нәтиҗәле сәүдә мәйданчыгы булып тора. ИННОПРОМдагы экспонентларның өчтән ике өлеше – халыкара компанияләр. Быел ИННОПРОМга дөньяның 95 иленнән һәм Россиянең 59 төбәгеннән 50 меңнән артык кеше киләчәк. Күргәзмәне оештыручылар – Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Свердлау өлкәсе Хөкүмәте.

ИННОПРОМ-2018 темасы – Санлы җитештерү. Корея Республикасы юктан гына Партнер-илгә әйләнмәгән, ул – дөньядагы сәнәгый революция лидерларының берсе. Көньяк Корея альтернатив энергетика технологияләрен актив кертә, автомобиль төзелешендә, судно төзүдә, көнкүреш өчен электр приборларын һәм телекоммуникация җайланмаларын җитештерүдә, сәнәгый роботларны кертүдә әйдәп баручы урыннарда тора: биредә 10 мең хезмәткәргә 630 артык сәнәгать роботы туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International