ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2019 ел
җомга

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖнең олигомер һәм гликоль заводында каты полиэтиленгликоль (ТПЭГ) чыгаруга керешкәннәр.

Бүген бу продукция күп кенә тармакларда кулланыла һәм һәр Россия гаиләсе тормышына үтеп керә. ТПЭГ үзлекне көйләүче, антистатик, йомшарткыч сыйфатында, җилем, гранула һәм төймә ясый торган ярдәмче матдәләрдә, керамика, резин техникасы сәнәгатендә кулланалар.

Каты полиэтиленгликольне шулай ук фармацевтика сәнәгатендә дә кулланалар – сыек дару препаратларын эретү, суппозиторияләр, майлар һәм дару төймәләрен җитештерү өчен.

Моннан тыш, ТПЭГ косметик чаралар, аерым алганда, тирене карау өчен кремнар, юу чаралары җитештерү өчен нигез булып тора. ТПЭГ кулланучылар – Россия һәм чит ил компанияләре.

"Нижнекамскнефтехим"да ТПЭГ алу өчен яңа уникаль җиһазлар – кристаллаштыру узелы, шулай ук продукция төргәкләүнең роботлаштырылган линиясен файдалануга тапшырганнар.

Әзер ТПЭГ 25 кг сыешлы тыгыз өч катлы кәгазь капчыкларга төрелә. Киләчәктә каты полиэтиленгликоль төргәкләү өчен завод кешеләре 1000 кг га кадәр күләмдә полипропилен тараны – биг-бэглар кулланырга планлаштыра.

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


9
август, 2019 ел
җомга

8 август көнне "Нефтехим Арена" мәдәни-спорт комплексында "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин компаниянең яшьләр оешмасы вәкилләре, WorldSkills VII Илкүләм чемпионатында катнашучылар һәм экспертлар, шулай ук НХТИ һәм Түбән Каманың Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары белән очрашты. Очрашу формаль булмаган шартларда "галстукларсыз" гына узды.

Аралашуның төп максаты – яшь буыннан турыдан-туры элемтә алу, яшь хезмәткәрләрне һәм студентларны борчыган мәсьәләләр хакында белү, аларны нинди перспективалар көтүе турында сөйләп, предприятиегә мөмкин кадәр күбрәк яшь белгечләрне җәлеп итү. Фикер алышу темалары төрле иде. Яшьләрне социаль яклау, һөнәри үсеш перспективалары, экология һәм компаниянең киләчәк үсешенә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Торак белән тәэмин итү, IT-технологияләрне, хезмәт шартларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программаларны актив гамәлгә ашыра. Хәзерге вакытта предприятиенең армия хезмәтеннән кайткан хезмәткәрләр өчен ярдәм программасы яңадан карала. Яшьләргә "күтәрелеп китү" күләмен шактый арттыру планлаштырыла. Яшь гаиләләргә ярдәм итү дәвам итә. Беренче чиратта кирәкле товарлар сатып алуга матди ярдәм бирелә, аның да суммасын арттыру планлаштырыла. Балалар туганда матди ярдәм түләнә. Бу сумма аларның санына бәйле рәвештә үзгәреп тора һәм 15-100 мең сум тәшкил итә.

2015 елда ТАИФ ДК хезмәткәрләре өчен старт алган өстәмә торак программасы ярдәмендә нефть химиячеләренең 1 400 гаиләсе яңа микрорайоннардан фатир алган. Предприятие хезмәткәре медицина тәэминатына исәп тота ала. Компаниядә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Предприятие балансында компания хезмәткәрләре, аларның гаилә әгъзалары, шулай ук барлык түбән камалылар өчен ниятләнгән 13 спорт объекты бар. Быел предприятие ярдәме белән компаниянең балаларны савыктыру лагерьларында 2800 бала ял итәчәк. "Нижнекамскнефтехим" шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча социаль миссияне үзенең беренче генераль директоры Н.В. Лемаев ярдәмендә нигездән үк алып бара, быел компания аның 90 яшьлеген билгеләп үтәчәк.

Тэглар: Нижнекамск WorldSkills Kazan 2019 Нижнекамснефтехим

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

 


5
июль, 2019 ел
җомга

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Химиклар берлеге ярдәмендә Мәскәүдә узган Пластмасса эшкәртүчеләр берлегенең III форумында катнашты. Бөтен илдән пластмасса җитештерүче дистәдән артык эре предприятие тармакның торышы һәм проблемалары, шулай ук аларны чишү юллары турында фикер алышырга җыелды.

Форумда катнашучылар фикеренчә, тармакның төп проблемаларының берсе – пластмассадан эшләнмәләр җитештерүнең түбән маржинальлеге. Сәбәпләр арасында Россия икътисады үсешенә карата тармакның алгарышлы үсеш темплары аталды. Әзер продукцияне экспортка юнәлдерү әлеге проблеманы хәл итәргә мөмкин.

Якындагы алты елда химия тармагына дәүләт ярдәме чараларын күп очракта экспорт потенциалын арттыруга юнәлдерү планлаштырыла. Ярдәм чаралары, шулай ук, Россиядә җитештерелми торган продукциягә кертелә торган пошлиналарны киметү юлы белән, илнең таможня-тариф сәясәтенең актуальлеген тәэмин итүдә һәм җитештерү артык булган продукциягә пошлиналарны арттыруда чагылыш табарга тиеш. Моннан тыш, полимерлардан эшләнгән эшләнмәләргә чит ил пошлинасы ставкалары полимер ставкаларыннан түбән булмаска тиеш.

Форум нәтиҗәләре буенча докладчылар тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәр базасында Форумның резолюциясен формалаштыру һәм аны пластмасса эшкәртүчеләр берлегенең алдагы эше өчен куллану планлаштырыла.

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International