ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстан Республикасының региональ лизинг компаниясе” АҖ җитәкчелеге белән эшлекле очрашу узды

2017 елның 1 августы, сишәмбе

2017 елның 1 августында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстан Республикасының региональ лизинг компаниясе” АҖ җитәкчелеге белән эшлекле очрашу узды. Очрашу «Корпорация МСП» АҖнең льготалы лизинг җиһазлары программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектларының   региональ лизинг компанияләрен билгеләү максаты белән оештырылган конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча үткәрелде.

Льготалы лизинг җиһазлары программасы яңа сәнәгать, югары технологияле җиһазлар, шулай ук, авыл хуҗалыгы продукциясе саклау һәм эшкәртү өлкәсендәге җиһазларны сатып алучы шәхси һәм кече эшмәкәрлек субъектларына юнәлдерелгән.

Лизинг программасының шартлары:

Процентлы ставка: елына 6% (Россиядә җитештерелгән җиһазлар өчен), елына 8% (чит илдә җитештерелгән җиһазлар өчен);

Финанслау суммасы: 5 млн сумнан алып 200 млн сумга кадәр;

Аванс түләү: лизинг предметыны бәясеннән 15% тан башлап.

Лизинг программасында катнашырга теләүчеләр кыскача анкета тутырып программаның шартлары белән килешкән очракта “Татарстан Республикасы региональ лизинг компаниясе” АҖ адресына юлларга кирәк.

Элемтәгә керү өчен җаваплы зат: Шакиров Марат Рафаэль улы – “Татарстан Республикасы региональ лизинг компаниясе” АҖ генераль  директоры,

 +7 (843) 293-15-58, shakirov@mspbank.ru.

Программаның шартлары турныда һәм анкета тутыру өчен тулырак мәгълүматны «Корпорация МСП» АҖ сайтында таба аласыз: http://corpmsp.ru/finansovaya-podderzhka/lizingovaya-podderzhka/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International