Родион Карпов: «Һөнәри осталык конкурсы – иң әһәмиятле һәм якты корпоратив вакыйгаларның берсе»

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

22 апрельдә авиатөзелештә һөнәри осталык буенча Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең Х ачык корпоратив чемпионатын ачу тантанасы узды. Чарада  Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

Быел чемпионат ОАК һәм С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - «Туполев» АҖ филиалы ярдәме белән 23 апрельдән 25 апрельгә кадәр Казан радиомеханика көллияте базасында уза.

Ачылу тантанасында Родион Карпов предприятие коллективына персоналның квалификациясен үстерү һәм даими үсеш буенча алып барылган эше өчен рәхмәт белдерде һәм конкурсантларга уңышлар теләде.

«ОАКның Казан авиация заводына тугыз компетенцияле 250дән артык конкурсант һәм эксперт катнашачак һөнәри осталык корпоратив чемпионатын оештыруны һәм үткәрүне ышанып тапшыруы куанычлы, – диде Родион Карпов. – Әлеге конкурс иң әһәмиятле һәм якты корпоратив вакыйгаларның берсе булып тора, аның максаты – эшче һөнәрләрне популярлаштыру, үз тармакларында иң яхшы белгечләрне ачыклау».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International