ТР сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясе утырышы

2017 елның 31 марты, җомга

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов  рәислегендә сәнәгать продукциясенең  законсыз әйләнешенә каршы тору буенча Ведомствоара комиссия утырышы узды.

Очрашу барышында катнашучылар Татарстан Республикасы предприятиеләрендә сәнәгать товарлары үзенчәлеген, хәрәкәтен һәм урынын күзәтү системасын гамәлгә кертү мәсьәләләре, шулай ук, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре өчен интеллектуаль милекне яклау һәм саклау сораулары хакында киңәшләштеләр.

Шулай итеп, үз докладында, «ДДС Софт» ҖЧҖ генераль директоры Евгений Архипов «Buydentity» товарының цифрлы паспорты турында сөйләде, аның  эш принцибы Blockchain технологияләренә нигезләнгән. Әлеге технологиянең өстенлекләре турында сөйләгәндә Евгений Архипов мәгълүматның бүленеп саклануын билгеләп үтте һәм зур ЦОДлар тоту һәм аларны тәэмин итүнең зарурлыгы юк. Моннан тыш, әлеге товарның ялганын яисә копиясен ясау мөмкин түгел.

Алга таба «Стартап Фабрик» ҖЧҖ директоры Евгений Средняков "Татарстанныкын сатып ал!" программасына кертергә мөмкин булган комплекслы карарлар яңгыратты, товарны күзәтү өчен номерлар бирүдән алып электрон сертификацияләүгә кадәр.

Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре өчен интеллектуаль милекне яклау һәм саклауның актуаль мәсьәләләрен һәм проблемаларын "Интеллект һәм хокук" Юридик бюросының юридик департаменты җитәкчесе Гадел Исламов үзенең чыгышында яктыртты.

Утырышка нәтиҗә ясап, Алберт Кәримов предприятиеләр өчен семинар үткәрергә тәкъдим итте, анда катнашучыларга интеллектуаль милекне яклау, товарның чынлыгын һәм хәрәкәтен билгеләүнең заманча алымнарын кертү мәсьәләләре буенча фикер алышырга мөмкинлек булачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International