Казанда "Яңа Россия. Яңа энергетика" һөнәри конференциянең пленар утырышы узды

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 22 сентябрендә "Яңа Россия. Яңа энергетика" XIV һөнәри конференциясенең  «Электроэнергетика үсешенең перспектив юнәлешләре» пленар утырышы булып узды. Аны энергия җитештерүчеләр Советы оештырды. Утырышның тантаналы ачылышында Татарстан Премьер-министры илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, энергетика предприятиеләре һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Башлыгы Илдар Халиков әлеге энергетиклар    конференциясе илнең энергосистемасын камилләштерү һәм үстерүгә ярдәм итәчәк дип билгеләде.

“Мөһим энергетика активлары -генерация гына түгел, транспортлау һәм сату да  Россия Федерациясе субъекты кулында калырга тиеш дип саныйбыз. Без бүген  бу дөрес карар һәм килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә  мөмкинлек бирер дип ышанабыз ", – дип нәтиҗә ясады ТР Премьер-министры.

Искә төшерик, 2016 елның 21-23 сентябрендә Татарстан башкаласында энергия җитештерүчеләр Советы инициативасы буенча "Яңа Россия. Яңа энергетика" XIV һөнәри конференциясе уза. Конференция кысаларында Россиянең  энергетика өлкәсендә төп проблемалы мәсьәләләрне чишәргә чакырган  “түгәрәк өстәлләр”, пленар сессияләр, утырыш, дискуссияләр үтәчәк.

(“Татар-информ” МА материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International