Рөстәм Миңнеханов: Германия – Татарстанның әйдәп баручы тышкы икътисади партнерларының берсе

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

2016 елның 2 июнендә Дрезденда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Саксония – Татарстан» икътисади форумы булып узды. Форумда катнашучыларны сәламләп Саксония дәүләт икътисад, хезмәт, транспорт министрлыгы статс-секретаре Штефан Брангс чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы белән элемтәләрне үстерүдә кызыксыну тойган Саксония бизнесы вәкилләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Германия җитәкчелегенә уртак проектларда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, биш ел элек, 2011 елның мартында ул Саксония Ирекле дәүләтендә булды һәм Лейпциг ярминкәсендә катнашты. «Ышанам, бу сәфәребез регионнар арасындагы хезмәттәшлекнең үсүенә яңа импульс бирер, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итәргә шатмын. Без Германия бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итүдә кызыксынабыз, үзара файдалы багланышларны киңәйтүгә шат һәм һәртөрле ярдәм итүгә әзербез».

Германия – Татарстанның әйдәп баручы тышкы икътисади партнерларының  берсе. Ул әйткәнчә, 2015 елда Татарстан-Германия товар әйләнеше 1 млрд. евродан артык тәшкил иткән, бу күрсәткеч 30 процентка кимегән булуга карамастан ул тотрыклы булып кала. Шулай итеп, Германиядән кергән импортның югары өлешен машина һәм җиһазлар тәшкил итә.   

«Биш ел элек без «КАМАЗ» җәгыятендә «Мерседес-Бенц Тракс Восток» җитештерү линиясен ачтык, - диде Татарстан Президенты. -  Алман җитештерүчесе белән стратегик хезмәттәшлек итү безнең базарга чыгарга теләге булган Германиянең башка компанияләре өчен бер дигән яхшы үрнәк.  Татарстанда Германиядән чит ил инвестицияләре белән барлыгы 80нән артык предприятие бар».

Шулай итеп, Татарстан «Сименс» (элемтә, энергетика, җайланмалар лизингы); «БАСФ» (химик продукция); «Бош» (машина төзелеше);  «Краус Мафай» (нефть химиясе); «Линде» (химия); «Кнорр-Бремзе» (автомобильләр өчен комплектлаучылар); «Цанрадфабрик» («КАМАЗ» өчен тапшыру коробкалары); «Фойт» (автоматик тапшыру коробкалары); «Сария Био Индастриз» (терлек чималын эшкәртү) компанияләре һәм башкалар белән уңышлы хезмәттәшлек итә. «Алабуга» махсус икътисади зонасы резидентлары арасында дүрт компания ярдәмче яисә алман партнерлары белән уртак  предприятиеләр, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу -  «Татнефть  -Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ, «Сария Био - Индастрис Волга» ҖЧҖ, «РМА Рус» ҖЧҖ, «Хэви Логистикс Елабуга» ҖЧҖ.

Моннан тыш, алман сәүдә челтәрләре “Метро”, “Медиа Маркт”, “Зельгрос”, “Вюрт” республика халкында зур популярлык казандылар. Татарстанның кайбер банклары һәм оешмалары “Дрезднер-банк”, “Дойче банк”, “Коммерцбанк” белән элемтәдә торалар.  

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанның Саксония белән үзара хәрәкәт итүнең яхшы тәҗрибәсен булдырды. Саксония Премьер-министры  Тиллих әфәнде җитәкчелегендәге Саксония делегациясе 2009 елның апрелендә Татарстанда булган иде.  Якында без дә Татарстанга Саксония коллегаларыбызны кабул итәрбез дип өметләнәм, дип тәкъдим итте ТР Президенты. “Безнең регионнар арасында хезмәттәшлек турында берничә уртак беркетмәләр имзаланды һәм югары уку йортлары арасындагы килешү, - дип искә төшерде ул. Татарстан-Саксония эш төркеме булдырылган иде, аның эшчәнлеген активлаштырырга кирәк”. Мәгариф өлкәсендә Туполев исемендәге  КДТУ белән Фраунхоферск станоклар төзелеше институты арасында Дрезден Техник университеты катнашында Татарстанда урман хуҗалыгы өлкәсендә уртак проектлар гамәлгә ашырыла, башка оешма һәм предприятиеләр арасындагы элемтәләр дә хуплана.

“Безнең хезмәттәшлекне киңәйтүдә зур кызыксыну бар”, -дип белдерде ТР Президенты «Саксония – Татарстан» эшлекле форумында катнашучыларга мөрәҗәгатъ итеп. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Республикасы саксония бизнесын энергетика һәм нефть химиясе, автомобильләр төзелеше самолетлар төзелеше, машина төзелеше; IT һәм башка югары технологияләр, агросәнәгать комплексы, инжиниринг, медицина, төзелеш һәм башка өлкәләр кызыксындыра алыр иде.

Татарстан сәнәгать  потенциалын Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары -Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов тәкъдир итте. Ул Татарстан һәм Германия, аның регионнарының элемтәләрне үстерү өчен җитди мөмкинлекләре бар, ике якның да потенциалы кулланылышлы дип ышаныч белдерде.

Форум азагында Казан дәүләт энергетика университеты белән SARAD GmbH компаниясе арасында энергиянең нәтиҗәлелеге һәм экологик иминлек өлкәсендә Татарстан-Алман инжиниринг үзәк булдыру турында Килешүгә кул куелды.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International