Олег Коробченко «Казаньсельмаш»та яңа цех ачты

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

15 апрельдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Казансельмаш» ҖЧҖнең 8 нче ОТК цехының җитештерү-склад бинасын ачуда катнашты.

Предприятие авыл хуҗалыгы өчен машиналар һәм җиһазлар җитештерә. Шулай ук Россия территориясендә чыгарылмаган комплектлау материаллары җитештерүне үзләштерү буенча актив эш алып бара. Үзйөрешле һәм тагылмалы сиптергечләрне җыю өчен кирәкле берничә продукт эшләнгән һәм производствога кертелгән: тормоз суппорты, кул тормозы суппорты, үзәктән кудыручы су насосы һ.б.

Олег Коробченко пыяла-пластик әйберләр җитештерү өчен мастер-модельләр ясау буенча биш күчәрле ЧПУ станогы эше белән танышты. Моннан тыш, аңа импортны алмаштыру программасы буенча эшләнгән комплектлаучы детальләрне дә күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International