ТЭФ-2024 эшлекле программасына теркәлү дәвам итә!

2024 елның 22 марты, җомга

3-5 апрельдә «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак.

Форум кысаларында түбәндәгеләр көтелә:

  • Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «2023 елда Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2024 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы;
  • Кемеров өлкәсе – Кузбасс губернаторы  Сергей Цивилев рәислегендә «Энергетика тармагында технологик суверенитетны тәэмин итү, илебезнең энергомашина төзелешен үстерү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» РФ Дәүләт Советының «Энергетика» юнәлеше буенча комиссиясе утырышы;
  • энергетика өчен җаваплы БДБ илләре дәүләт хакимияте органнары катнашында БДБ Электр энергетикасы советы башкарма комитетының «ТЭК инвестицияләр: дәүләтара һәм региональ хезмәттәшлекнең роле, яңа горизонтлар һәм үсеш нокталары» темасына түгәрәк өстәле;
  • TatEnergyExpo-2024 махсуслаштырылган күргәзмәсе;
  • эшлекле программа;
  • конкурслар;
  • «Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» яшьләр көне.

Чарада Россиянең 15 төбәге, федераль әһәмияттәге 3 шәһәр һәм чит ил вәкилләре катнашачак.

Эшлекле чараларда катнашу өчен рәсми сайтта теркәлергә кирәк. Катнашу бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International