ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә республика муниципаль берәмлекләренең җәмәгать туклануы  оешмаларында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегендә акция – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли ашлары көннәре уздырыла. Җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, милли ашларны әзерләү гадәтләрен саклау, Татарстан Республикасында яшәүче күптөрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны һәм үзара аңлашучанлыкны ныгыту проектның төп максаты булып тора.

Акция нәтиҗәләре буенча республиканың муниципаль берәмлекләренең Конкурс комиссияләре тарафыннан Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактаулы грамоталары белән бүләкләү өчен җәмәгать туклануы оешмаларының иң яхшы коллективлары  билгеләнәчәк.

Республиканың шәһәрләрендә һәм районнарында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли ашлары көннәрен уздыру графигы Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сайтында урнаштырылган.

Милли ашларга багышланган көннәрне уздыру графигы

Июль аенда «КАМАЗ»да компаниянең бүлекчәләрендә һәм оешмаларында эшләүче йөк автомобильләрен йөртүчеләр арасында һөнәри осталык конкурсы узачак.

Чарада «С» категориясендәге автомобиль йөртүче таныклыгына ия булган  йөк ташучы камазчылар катнашачак. «КАМАЗ кубогына» багышланган конкурс беренче ел гына уздырылмый. Ул зур йөк ташучы автомобиль йөртүчеләрнең һөнәри осталыкларының дәрәҗәсен үстерергә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләренең мөһимлеген искә төшерергә һәм һөнәрнең абруен күтәрергә  ярдәм итә.

Ярышның программасы бер теория һәм өч гамәли этапны тәшкил итә. Беренче этапта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нигезләрен белү-белмәүне тикшерәчәкләр. Икенче һәм алдагы этапларда катнашучыларга 65115 шасси нигезендәге КАМАЗ йөк автомобилендә хәрәкәт итү осталыгын күрсәтергә туры киләчәк.

Судьялар коллегиясе конкурска нәтиҗәләр ясаячак. Әлеге коллегияне баш судья җитәкләячәк. Җиңүчеләр шәхси сынауда билгеләнәчәкләр: беренче, икенче һәм өченче урыннар күздә тотыла. Моннан тыш, «Иң яхшы яшь автомобиль йөртүче» исеме дә аталачак. Аны 25 яшькә кадәр булган катнашучылар арасыннан сайлап алачаклар. Һөнәри осталык конкурсында  катнашучыларның барысы да кыйммәтле бүләкләргә лаек булачак.

2017 елның 5 июлендә «Алабуга» үзенә бер төрле икътисади зона җирлегендә Мәскәү, Татарстан Республикасы һәм Сарытау өлкәсе җирлегендә регионара сәнәгать композит кластеры булдыру буенча стратегик сессия узды.

Чарада Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Сарытау өлкәләренең башкарма хакимият органнары, композит чимал һәм ярымфабрикатлар җитештерүче сәнәгать оешмаларының вәкилләре катнашты.

Кластер Россиядә композит материаллар булдыручы тулы технологик чылбыр үстерергә ярдәм итәчәк.

«Алабуга» үзенә бер төрле икътисади зона җирлегендә полиакрилонитрил сүсен (ПАН-волокна) җитештерү буенча завод төзү кластерның иң мөһим проектларының берсе булып тора. Бу дөнья күләмендәге сыйфат үрнәкләренә һәм бәяләренә туры килүче углерод сүсен эшләп чыгару өчен чимал әзерләүнең беренче этабы. Проектның гомуми бәясе, якынча 6,9 млрд сум тәшкил итәчәк.

2017 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев Петербург халыкара икътисади форум кысаларында тиешле килешүгә кул куйдылар.

Композитларны технологик эшкәртүләрнең барлык баскычларында да эшләп килүче 50 дән артык компания композит кластеры кысаларындагы кооперациягә карата кызыксынуларын белдерде.

Стратегия сессиясе барышында  кластерны үстерү максатлары һәм мәсьәләләре билгеләнде. Катнашучылар алдагы уртак проектлар турында фикер алыштылар, шулай ук кластерны формалаштыру буенча юл картасын расладылар. Агымдагы ел ахырына кадәр кластер булдырылыр һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының реестрына кертелер дип көтелә. 2018 елдан композитлар өлкәсендә уртак проектларны тормышка ашыру планлаштырыла.

Республикада һәр елны уза торган Эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время – Безнең заман» V Республика телевизион фестивале башланды. Яр Чаллы шәһәрендә (4 июльдә), Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә (5 июльдә) Фестивальнең зональ киңәшмә - тәкъдирләре уза.

Зональ киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәинов, Российской Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм  итү «Созвездие-Йолдызлык» республика үзәге директоры, Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге директоры һәм рәисе Владислав Майоров һәм Айдар Сәгетдинов, муниципаль берәмлекләр, икътисад өлкәсенең төрле тармакларындагы предприятиеләрнең һәм оешмаларның вәкилләре катнашты.

Фестивальнең http://bzzm.ru/ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының  http://mpt.tatarstan.ru/rus/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm сайтында катнашучылар гаризаның үрнәге, Фестивальнең нигезләмәсе һәм рәсми кәгазьләре белән танышырга мөмкиннәр.

4 июльдә «Казан милли тикшеренү технология университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесенең сәләтле балаларга химиядән тирәнтен белем бирү лицей-интернатын тәмамлаучылар өчен мәктәпне тәмамлау һәм яңа тормыш чоры башлану бәйрәме булды.

Лицей-интернатның актлар залында тантаналы чара узды. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Кунаклар арасында Казан милли тикшеренү технология университетының өзлексез белем бирү буенча проректоры Любовь Овсиенко, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының корпоратив идарә бүлеге башлыгы Андрей Фёдоров, университетның нефть һәм нефть-химия факультеты деканы урынбасары Ольга Вахитова, шулай ук, укытучылар, ата-аналар һ.б. булды.

Лицейны быел 28 укучы тәмамлады. Шуларның унысы алтын медальгә лаек булучылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International