Регионара композит кластеры булдыруга старт ясалды

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

2017 елның 5 июлендә «Алабуга» үзенә бер төрле икътисади зона җирлегендә Мәскәү, Татарстан Республикасы һәм Сарытау өлкәсе җирлегендә регионара сәнәгать композит кластеры булдыру буенча стратегик сессия узды.

Чарада Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Сарытау өлкәләренең башкарма хакимият органнары, композит чимал һәм ярымфабрикатлар җитештерүче сәнәгать оешмаларының вәкилләре катнашты.

Кластер Россиядә композит материаллар булдыручы тулы технологик чылбыр үстерергә ярдәм итәчәк.

«Алабуга» үзенә бер төрле икътисади зона җирлегендә полиакрилонитрил сүсен (ПАН-волокна) җитештерү буенча завод төзү кластерның иң мөһим проектларының берсе булып тора. Бу дөнья күләмендәге сыйфат үрнәкләренә һәм бәяләренә туры килүче углерод сүсен эшләп чыгару өчен чимал әзерләүнең беренче этабы. Проектның гомуми бәясе, якынча 6,9 млрд сум тәшкил итәчәк.

2017 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев Петербург халыкара икътисади форум кысаларында тиешле килешүгә кул куйдылар.

Композитларны технологик эшкәртүләрнең барлык баскычларында да эшләп килүче 50 дән артык компания композит кластеры кысаларындагы кооперациягә карата кызыксынуларын белдерде.

Стратегия сессиясе барышында  кластерны үстерү максатлары һәм мәсьәләләре билгеләнде. Катнашучылар алдагы уртак проектлар турында фикер алыштылар, шулай ук кластерны формалаштыру буенча юл картасын расладылар. Агымдагы ел ахырына кадәр кластер булдырылыр һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының реестрына кертелер дип көтелә. 2018 елдан композитлар өлкәсендә уртак проектларны тормышка ашыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International