ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 14 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстанга эш визиты белән килгән Япония делегациясе белән очрашты.

Япония делегациясе составында Япониянең туризм һәм транспорт, инфраструктура һәм җир министрлыгы, әйдәп баручы сәнәгать һәм  инжиниринг компанияләр, тикшеренү институтлары вәкилләре: Nippon Signal Co. Ltd,  Panasonic,  IHI Corporation, Nikken Sekkei Reserch Institute, NRI, Nice Corporation, Tairiku Trading Co. Ltd., Urban Renaissance Agency, SEKISUI, Chemical Co. Ltd.

Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Япония делегациясе вәкилләренә Татарстанга булган кызыксынулары өчен рәхмәтен белдерде. Япония Татарстанның гадәттәгечә эшлекле партнеры. Альберт Кәримов сүзләренчә, Татарстан Республикасы һәм Япония арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек җайга салынган. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Япония белән тышкы сәүдә әйләнеше 111,5 млн АКШ доллары тәшкил иткән. Татарстанда Япония компанияләре катнашында уртак проектлар тормышка ашырыла, алар арасында «Аммоний» АҖ,  «Mitsubishi Heavy Industries» һәм «Sojitz Corporation». «Yokogawa Electric Corporation» компаниясе республиканың эре предприятиеләрен сәнәгый автоматизацияләү эшен башкара. "Медицина Фәне Үзәге" медицина симуляторларының региональ инжиниринг үзәге һәм "Эйдос-Медицина" компаниясе Япониянең Juntendo,  DNAForm, RIKEN институты белән уртак проектлар эшли.

2016 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «ИнтерБизнесГруппИнжиниринг» компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булып узган әлеге очрашуда «ИнтерБизнесГруппИнжиниринг» компаниясенең өзлексез пиролиз технологияләрне кулланып углеродлы калдыкларны эшкәртү буенча инновацион проектның презентациясе узды, әлеге проектны тормышка ашыру һәм проектның үсеш перспективалары хакында сүз барды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International